Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Эссен” сәүдә үзәгендә "Азнакайныкын ал!" акциясе узды

Узган атнада "Эссен" сәүдә үзәгендә әнә шундый шигарь астында акция узды. Анда Азнакай районы җитештерүчеләре үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин азнакайлыларны үз районыбызда җитештерелгән продукцияне сатып алырга, ә эре сәүдә үзәкләре җитәкчеләрен килешүләр төзергә чакырды. "Үз районыбызда җитештерелгән икмәк, ит-сөт һәм башка ризыклар тәмлерәк тә, файдалырак...

Узган атнада "Эссен" сәүдә үзәгендә әнә шундый шигарь астында акция узды. Анда Азнакай районы җитештерүчеләре үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр.
Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин азнакайлыларны үз районыбызда җитештерелгән продукцияне сатып алырга, ә эре сәүдә үзәкләре җитәкчеләрен килешүләр төзергә чакырды. "Үз районыбызда җитештерелгән икмәк, ит-сөт һәм башка ризыклар тәмлерәк тә, файдалырак та, экологик яктан да чиста", - диде ул.
Сатып алучылар, эре сәүдә предприятиеләре җитәкчеләренә бу көнне үз җирлегебездә җитештерелгән продукциянең тәмен татып карарга, кызыксынган сорауларга җаваплар алырга мөмкинлек туды. Әнә 60 төрле ризык пешерүче "Азнакай икмәге" ҖЧҖ бүген шуның 33 төрен сатып алучыларга тәкъдим итте. Шәхси эшмәкәр Равил Шакировның кулдан ясалган пилмән, кәтлит, ярымфабрикатларын; Азнакай май заводының сөт ризыкларын; "Азнакай" санаторие, мәктәп туклануы комбинаты хезмәткәрләре пешергән татар халык ашларын, үз җиребез чишмә суыннан ясалган "шунгитлы су"ны да яратты азнакайлылар.
Әйе, без кайчак нәрсә ашаганыбызны, ни эчкәнебезне дә белмибез. Чит илләрдән килгән ялтыравыклы каплардагы арзанлы, төрле тәмләткечләр, буяулар, озак саклансын өчен әллә нинди кушылмалар белән "баетылган" ризыкларны алабыз. Моның белән үзебезнең, якыннарыбызның сәламәтлеген дә куркыныч астына куябыз. Юкса, авыл тормышын аз гына белгән кеше сөтнең әчемичә ике көннән дә ары тормаганын, ит ризыклары, икмәкнең дә озак сакланмавын яхшы аңлый.
Әйе, үз туган җиребезнең шифасын алып үскән башактан пешкән икмәкне, ямь-яшел печән белән тукланган терлек, чиста бөртек ашаган тавык итен океан артыннан килгән "буш" ботлары кебек ризыклар алыштыра алмый шул. Үз җирлегебездә җитештерелгән продукцияне сатып алган азнакайлылар җирле җитештерүчеләрне яклап кына калмыйлар, алар районыбыз икътисадын үстерүгә, димәк тормыш-көнкүреш шартларын яхшыртуга да үзләреннән зур өлеш кертәләр.
... Акция күңелле бәйрәм төсен алды. Районыбыз артистлары катнашында концерт программасы ямь өстенә ямь өстәде.
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Эссен” сәүдә үзәгендә