Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Эш бирүчене өйрәнегез

Һөнәри һәм карьера үсеше булган әйбәт хезмәт хаклы эш эзләү мөмкинлекләре һәрчак бар, табу юлларын гына белергә һәм сөйләшү барышында, күнегү чорында мәгълүматларны дөрес тупларга гына кирәк. Башта алшартлар - аннары эзләнү Эш бирүчене бәяләгәндә кеше бик күп нәрсәләргә әһәмият итәргә тиеш: аның белән телефоннан ничек сөйләшәләр; әңгәмәгә килгәч ничек...

Һөнәри һәм карьера үсеше булган әйбәт хезмәт хаклы эш эзләү мөмкинлекләре һәрчак бар, табу юлларын гына белергә һәм сөйләшү барышында, күнегү чорында мәгълүматларны дөрес тупларга гына кирәк.
Башта алшартлар - аннары эзләнү
Эш бирүчене бәяләгәндә кеше бик күп нәрсәләргә әһәмият итәргә тиеш: аның белән телефоннан ничек сөйләшәләр; әңгәмәгә килгәч ничек каршы алалар; соңга калып көттерсәләр, гафу үтенделәрме; стресс-интервьюлар кулланалармы?.. "Әгәр компаниядә телефон трубкасын өч минуттан артык вакыт эчендә алмыйлар, һәм сезгә өч тапкырдан артык шалтыратырга туры килә икән, димәк, әлеге бизнес һәм эш бирүче белән барсы да тәртиптә түгел. Болай эшләп, ул клиентларын да, кешеләрнең кызыксынуын да югалта, - ди бизнес-тренер, психолог Галина Сорокоумова. - Барсы бергә җыелгач, бу вак-төякләр, шулай ук шәхсән очрашудан алган тәэсирләр компания турында аерым бер фикер тудыра."
"Компания вәкиле белән тәүге очрашуда менә шушы алшартларның сезнең мәнфәгатькә туры килү-килмәвен ачыкларга кирәк, - дип киңәш итә бизнес-тренер, психолог Светлана Булгакова. - Әйтик, эш эзләүченең үз культурасы тудырылган федераль корпорациядә эшлисе килә, әмма әңгәмәгә, әйтик, Түбән Новгород компаниясенә килә. Секретарь аның белән исәнләшеп тә тормый: компьютерына иелгән күзен дә күтәрми, үз эшенә чумган. Кабул итү бүлмәсендә ярты сәгать көтеп торырга куша. Димәк, ике иң төп шарт инде сезгә туры килми."
"Иң әүвәл өстенлек итеп шуларны куярга кирәк: хезмәт хакы дәрәҗәсе, компенсация пакеты, компаниянең урнашкан урыны, аның корпоратив культурасы, белемне үстерү мөмкинлекләре, карьера үсеше, уңайлы график, командировкалар (яки аларның булмавы). Әгәр әңгәмәгә килергә тәкъдим ителсә, башта компания белән читтән торып танышырга кирәк: сайтын укырга, аның максат-бурычларын аңларга, җитәкчесе биргән интервьюлар белән танышырга, мөмкинлек булса, компаниянең үзендә булырга (банк, кибет, ресторан, башка җәмәгатьчелек урыны булса, бигрәк тә). Әгәр тәүге тәэсирләр яхшы икән, очрашуга барырга да була.", - ди Adecco Group Russia рекрутинг компаниясенең җәмәгатьчелек белән эшләү менеджеры Елена Фролова.
Эш бирүчене эзләү берничә этаптан тора: эзләү үзе, әңгәмә үтү һәм җайлашу чоры. "Бөтен кешегә дә яраган бер генә төрле рецептны булдыру мөмкин түгел, барсы да эш эзләүченең үзенә бәйле. Бу урында үсеп буламы? Анда кемнәр эшли? Эш нәтиҗәсенә бер генә кеше җавап бирәме, я булмаса бөтен команда беләнме? Әлеге эш белән өзлексез шөгыльләнү туйдырмасмы? Яңа урында озакка тоткарлану планы бармы һәм күпмегә?" - дип дәвам итә киңәшләрне "Бизнес-Инсайт" үзәгенең персонал үсеш буенча директоры, бизнес-тренер, оештыру консультанты Алла Протас.
Әлбәттә, бер генә чыганакка нигезләнү дөрес булмас иде. Нәрсәгә дә булса, кемгә дә булса хәтере калган кешеләр социаль челтәрдә элеккеге эш урыннары хакында начар фикерләр язалар. Әгәр бу мәгълүматларга гына ышансаң, компания турында тулы булмаган яки бик үк дөрес булмаган фикер туачак. Алла Протас әйткәнчә, "шуны аңларга кирәк: бар яктан сезгә туры килгән эшне табу мөмкин түгел. Бар яктан камил кешеләр булмаган кебек, андый эш тә юк. Сез никадәр күбрәк таләпләр куйсагыз, элек биләгән урыныгыз ни дәрәҗәдә югарырак булган - хәзер сезгә туры килгән эшне табуы шулкадәр авыррак булачак. Әгәр эш эзләүгә бизнес-план таләп ителгән җитди проект итеп карасагыз, бу сезгә отышлы гына булачак".
Нидән шик туарга тиеш?
"Компаниянең абруен тикшереп карау өчен "кара исемлек"не игътибар белән өйрәнергә кирәк. Күпләр бер төрле хезмәт хакы вәгъдә итеп, аны гел түләп бетермәгән яки тоткарлаган, яисә гел түләми дә калдырган кайбер шундый оешмаларга килә. Аларда кадрларның даими алышынып торуы да сагайтырга тиеш. Кайчак кешеләр хезмәт килешүе төзелмәү белән ризалаша. Ә аннары инде үз хокукларыңны даулап йөрү авырга туры килә, моңа ирешеп булмаска да мөмкин", - дип кисәтә ЭТС төркеменең персонал һәм тышкы коммуникацияләр белән идарә итү буенча директоры, бизнес-тренер Елена Коханенко.
Әгәр аннан хезмәт хакы, премияләр, биләгән урыннар турында мәгълүматларны яшерәләр икән, эш эзләүче уйланырга тиеш. Алла Протас бер ресторан компаниясенең персонал тренер эзләвен һәм дус кызының вакансия шартлары белән кызыксынып аларга шалтыратуы хакында искә ала. Телефонның теге башында ярсулы тавыш: "Безнең нәрсә таләп иткән аңлашылмый мени? Ни өчен сез шундый юләр сорау бирәсез?" - дип җаваплый. Сүз дә юк, мондый хәл сагайтырга тиеш. Эшкә сезгә бернинди аңлатуларсыз, шунда ук керешергә кушу да дөрес хәл түгел, башта сезгә барсына да төшенергә, җайлашырга бераз вакыт бирү кирәк.
Кайчак әңгәмә вакытында кандидатка: "Безнең компания бик дус, тату, әмма соңга калган өчен эштән чыгарабыз", - диләр. Тышкы яктан таләп күренсә дә, эчтә исә бу буш сүздән ары түгел. Әгәр идарә итү стиле директивлы (авторитар) икән, һәм бу хакта сезгә беренче очрашуда ук җиткерәләр, ә инде соңыннан гына компаниянең дуслык халәте турында әйтәләр икән, биредә эчке каршылыкларның җәелгән булуы мөмкин. Монсын да истән чыгармаска кирәк.
Ә күпме түлиячәкләр?
Бу сорауны кайсы этапта бирү дөресрәк? М.Лилия секретарь-референт эшен эзләп, әңгәмәгә үз-үзенә зур ышаныч белән килә. Ул инде ике компаниядә бу юнәлештә тәҗрибә туплап өлгергән, югары белемле, курсларда укыган. Эш белән тәэмин итүче турында җитәрлек мәгълүмат җыйган, әмма анда хезмәт хакы күрсәтелмәгән. Ул беренче итеп: "Мин күпме акча алачакмын?" - дигән сорауны бирә. HR-белгеч кыз белән бары ун минут сөйләшә һәм аны эшкә кабул итми, чөнки кызның баштан ук финанс як белән кызыксынуын ошатмый.
"Мөгаен, биш ел элек мондый сорауны ошатмаслар да иде, - дип аңата Елена Коханенко. - Хәзер исә кешеләр нәрсә өчен эшләгәннәрен, эш урынында күпме вакыт уздырасыларын белергә тиеш икәнлегеннән хәбәрдар. Адекват эш белән тәэмин итүчене хезмәт хакы турындагы сорау сагайтырга тиеш түгел. Шулай да хезмәт хакы белән кызыксынганчы, башта элемтәне көйләргә, мөһим моментларны ачыкларга кирәк.
HR-белгечләр гадәттә кандидатның эштән нәрсә өмет итүе белән кызыксына, чөнки күпләр резюмега бу хакта язмый. Намуслы эш белән тәэмин итүче әлеге мәгълүматны яшерми. Кайбер компанияләр кандидатны үзләренә җәлеп итү өчен ялган мәгълүмат бирә, әмма ул тиз ачыла.
"Компания җитәкчесе яки директоры белән турыдан-туры әңгәмә вакытында аны шәхес буларак бәяләргә тырышыгыз: бу кеше лидермы-юкмы, ничек киенә, хәрәкәт итә, аралаша, әшәке сүзләр кулланмыймы, - дип киңәш итә Елена Коханенко, - Чөнки беренче затлар - компаниянең йөзе, аның белән сезгә даими аралашырга туры киләчәк".
Яңа эш урынына урнашкач та үзегезнең дөрес карар кабул итүегезгә шикләнүнең бер гаебе дә юк. Әмма һәр яңа эшкә кергән кеше башта күзәтә һәм тыңлый, сораулар бирә, анализлый. Әгәр дә төрле җитәкчеләр белән якыннан аралашмасаң, кайсысы сезгә ныграк туры килүен белеп булмый.
"Кайчагында кеше әңгәмәдән соң тагын да ныграк куркып кала, - ди Елена Коханенко. - Барысын да аңлап җиткерми, башында ботка хасил була. Димәк, аңа бурычларын начар аңлатканнар. Моның өчен җитәкчеләрнең аңлатмалары белән төгәл вазифаи инструкция төзелергә тиеш. Һәр белгеч мәгълүматны үзенчә кабул итә, яңа шартлар бигрәк тә стресс тудыра. Кешенең үз-үзен тотышына карап, аның никадәр куркуын яки көченә ышанычын күреп була".
Яңа кешене ачык йөз белән каршы алырга, шунда ук җиһазландырылган эш урыны белән тәэмин итәргә, барлык моментларны аңлатырга кирәк. Ә иң яхшысы - эшкә яңа килүчеләр еш бирә торган сорауларга җаваплар белән папка тоттырырга. Шулай ук компаниянең төп эш урыннары буенча экскурсия үткәрү яхшы. Кеше кайда ашарга, ял итәргә мөмкин икәнлеген, компаниянең эчке эш тәртибен белергә тиеш. Әгәр бу чорда эш белән тәэмин итүче үзен итәгатьле хуҗа итеп күрсәтсә, хезмәткәр әлеге компаниядә үз икәнен тизрәк тоячак.
Чынлыкта исә киресенчә килеп чыга: яңа кешегә бернәрсәне дә яхшылап аңлатмыйлар һәм шунда ук дәгъва белдерә башлыйлар, янәсе, "бездә эш вакытында тартмыйлар", "планерка эштән соң, 18 сәгатьтә башлана", "эш вакытында интернеттан файдаланырга ярамый", "син кирәкле кешеләр белән аралашмыйсың" һ.б. Әлбәттә, кеше аптырап кала, шикләнә башлый, чөнки сүздә - бер картина, ә эштә - бөтенләй башка. Кеше үзен алданган итеп хис итә: эш белән тәэмин итүчегә ышанып, вакытын, көчен югалтуына уфтана.
Әгәр дә яңа хезмәткәр эш урынының үз принципларына каршы килүен аңлый икән, ул калырга яки китәргә дигән карарны никадәр тизрәк кабул итсә, шулкадәр яхшырак. Канәгатьсезлекне эчеңә җыярга кирәкми, бу яхшыга илтми. Әмма калыр өчен җитди сәбәпләр дә булырга мөмкин, болар - һөнәри үсеш, яхшы хезмәт хакы. Мондый очракта кайбер әйберләргә күзне йомсаң да ярый.
Кайчакта нәкъ менә персонал буенча белгечнең яки җитәкченең дөрес позициясе үз сафларында тирән белемле, әмма бераз югалып калган хезмәткәрне тотып калырга ярдәм итә. "Ирем IT-белгеч булып бер эре компаниягә урнашкач, куркып һәм югалып калды: ул 30 ел фрилансер булып эшләгән иде, - дип уртаклашты үз тарихы белән Анна С. - Мин компания иремнең хәләтен аңлар һәм аңа ияләшергә вакыт бирер дип ышандым. Бар да уңышлы тәмамланды: өч айдан соң ирем яңа шартларга ияләште һәм нәтиҗәле хезмәткәргә әверелде".
Ә күпчелек очракта куркып калган яңа хезмәткәр бер-ике атнадан эштән азат итүләрен сорап гариза яза. Димәк, ул җитәкчелек тарафыннан яклау тапмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Эш бирүчене өйрәнегез