Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Ел эшмәкәре” конкурсына

Хуҗалары килеп керүгә малкайлар карашларын аңа юнәлттеләр. Күрәсең малкайлар Рамилнең сыйпап-иркәләп узуына күнегеп беткәннәр, муеннарын сузып ягымлы мөгрәп алалар. Яратам шул малкайларны, күшәүләрен генә карап торсаң да җанга рәхәт. Һәрберсенең үз характеры, үз исеме бар, - ди фермер. Рамил Солтанов кебек кешеләр турында "мал җанлыклы" диләр. Ул кечкенәдән үк мал...

Хуҗалары килеп керүгә малкайлар карашларын аңа юнәлттеләр. Күрәсең малкайлар Рамилнең сыйпап-иркәләп узуына күнегеп беткәннәр, муеннарын сузып ягымлы мөгрәп алалар.

  • Яратам шул малкайларны, күшәүләрен генә карап торсаң да җанга рәхәт. Һәрберсенең үз характеры, үз исеме бар, - ди фермер.

Рамил Солтанов кебек кешеләр турында "мал җанлыклы" диләр. Ул кечкенәдән үк мал карау, печән чабу кебек мәшәкатьләр белән үскән. Авылда кем малсыз тора инде. Әти-әнисе Тәслия һәм Радик Солтановлар да мал, кош-кортны мулдан асрыйлар. Ә Рамил аларның ныклы ярдәмчесе була.

Дистә елга якын төзү оешмасында эшләп йөргән Рамил көннәрдән бер көнне барысын да ташлап, ярдәмче хуҗалык (ЛПХ) белән шөгыльләнә башлый.

- Көн саен Әлмәткә кадәр машина куып, эшләп йөрү тәмам туйдырды. Чыгым күп, акчасы да канәгатьләндерми, мал асрарга гел вакыт калмый, гаиләне туендырырга кирәк, - ди Рамил үзе бу турыда. Без бит көрәшчеләр. Тәвәккәлләргә, авырлык алдында куркып калмаска күнеккән. Безнең максат - җиңү. Бизнес та шул ук көрәш, җиңүгә омтылу ул.

Аның болай сөйләшүе юкка гына түгел. Ул кечкенәдән үк спорт, бигрәк тә милли көрәш белән шөгыльләнә, төрле ярышларда призлы урыннарны алып килә. Ә "без" дигәннән ул көрәш батырлары, бүгенге көндә уңышлы эшләп килүче крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчеләре Зиннур Шәвәлиев белән Фәнис Кәримовны күз уңында тотты. Кинәт үз эшчәнлеген булдыруы да шулар үрнәгендәдер. Әйе, эшмәкәрлек озак уйлану, икеләнеп йөрүне яратмый. Тимерне кызуында сугарга кирәк.

Р. Солтанов нәкъ шулай эшли дә. Бүгенге көндә аның ярдәмче хуҗалыгында үгезләр саны 21 гә җиткән. Зур ферма салып куйган. Тиешле техникасы бар. Авылда берничә кешене эш белән тәэмин иткән. Әйтсәң, кеше ышанмас - ул бу уңышларга нибары бер ел эчендә ирешкән. Әлбәттә, тәвәккәлләп кредит алырга, өстәп бар булган "мая"сын да бизнеска салырга туры килгән.

Солтанов туктаусыз эзләнә, алга таба тагы да матуррак планнар белән яши. Бердән, малкайлар өчен мул азык запасы булсын өчен печәнлек җирләрне арттырырга, үзеңә үк бөртеклеләрне үстерергә кирәк. Көндәлек акча керсен өчен сөтлебикәләр асрамыйча да булмый. Фермер киләчәктә ит-сөт продуктларын эшкәртү мәсьәләсендә дә уйлана башлаган. Хәзер бит теләгең булса, нинди генә җайланмалар юк. Үз авылыңны тагын да матуррак итеп күрү, халкына уңайлыклар тудыру теләге дә зур аңарда.

Рамил кайгыртучан әти, гаилә башлыгы да. Мәктәп елларыннан ук бөреләнгән мәхәббәте Фәнисә белән гаилә корып, йорт-җир җиткереп, өч бала тәрбиялиләр алар. Фәнисә авыл мәктәбендә педагог. Өлкән кызлары Диләрә Әлмәт медицина колледжында, Уллары Камил өченче сыйныфта укый. Ә кечкенәләре - Мәликәгә нибары ике генә яшь әле.

  • Мин авылда төпләнеп калуыма бер дә үкенмим. Шәһәрдән бер дә ким түгел. Тырышкан кеше мул яши, һәркемдә машина. Иртән баланы бакчага илтим дип чыксаң, машиналар тыз да быз чабалар, светофор гына куясы калган, - дип елмая Солтанов.

Шундый ир-егетләребез күбрәк булса, авылларыбыз тагын да матурланыр,чәчәк атар иде.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Ел эшмәкәре” конкурсына