Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ел эшмәкәре: Азнакай бизнесменнарының йоклаганда да бер күзе ачык була

Миргазиян Динмөхәммәтов "Ел эшмәкәре" бәйгесенә йомгак ясау чарасында әнә шулай диде. Чынлап та кыюлыклары һәм тәвәккәллекләре белән "таш яручы" эшмәкәрләребезгә акча җиңел бирелми. Алар өчен көн дә, төн дә, ял көннәре дә юк. Башкача булмый, тырышмасаң, тырмашмасаң, бөлүең көн кебек ачык. Әмма алар бер дә зарлана торган халык түгел. Тырышып...

Миргазиян Динмөхәммәтов "Ел эшмәкәре" бәйгесенә йомгак ясау чарасында әнә шулай диде. Чынлап та кыюлыклары һәм тәвәккәллекләре белән "таш яручы" эшмәкәрләребезгә акча җиңел бирелми. Алар өчен көн дә, төн дә, ял көннәре дә юк. Башкача булмый, тырышмасаң, тырмашмасаң, бөлүең көн кебек ачык. Әмма алар бер дә зарлана торган халык түгел. Тырышып эшли дә, күңелле итеп ял да итә беләләр. Менә быел да эшкуарларыбыз тантаналы рәвештә "Ел эшмәкәре" бәйгесенә йомгак ясарга җыелдылар...

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Мәгълүм булганча, 1998 елда азнакайлылар республикада иң беренчеләрдән булып "Ел эшмәкәре" бәйгесен башлап җибәргәннәр иде. Азнакайда матур традициягә әйләнгән бәйге быел да дәвам итте. Аның төп инициаторы һәм оештыручысы - эшмәкәрләр берлеге җитәкчесе Әнвәр Җиһангиров. Иң-иңнәрне билгеләгәндә аларның районыбыз үсешенә керткән өлеше, яңа эш урыннары булдыру, закон таләпләренең сакланышы исәпкә алынды.


Эшмәкәрләрне бәйрәмнәре белән котларга муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, көньяк-көнчыгыш сәнәгать палатасы рәисе Рөстәм Латыйпов, ТР Икътисад министрлыгының финанс-хокук консультациясе бүлеге начальнигы Рәсимә Кашапова, эшмәкәрләрне яклау үзәге вәкиле Булат Шәйхразиев, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов катнаштылар. Алар тәвәккәл эшмәкәр халкына иң изге теләкләрен җиткерделәр.


- Эшмәкәрлек, бизнес районыбызга елдан-ел ныграк үтеп керә. Бүген инде ул район икътисадының аерылгысыз өлеше булып тора, бюджет керемнәренең 20 процентын эшмәкәрләр тулыландыра. Алар җитештерүне арттыруда булышлык итә, эш урыннары булдыра, - диде Марсель Шәйдуллин.
Килгән кунакларыбыз да Азнакай эшмәкәрләре, аларның матур итеп эшләү генә түгел, күңелле һәм файдалы итеп ял итүләре хакында уңай фикерләр белдерделәр.


- Бер гаилә кебек, бер өстәл артына утырып, менә шулай бергә-бергә сөйләшеп, күңел ачып утыручыларны башка бер районда да күргәнем юк әле, - дип әлеге тантананы хуплады Рәсимә Кашапова.


Җиңүчеләрне билгеләү - тантананың иң көтеп алган, күңелле мизгеле. Кемнәр икән алар, быелгы җиңүчеләр? Иң яшь эшмәкәрләребезнең берсе - «TATNEWS» реклама-җитештерү фирмасы җитәкчесе Зиннур Гыйльфанов "2013 елның иң яшь эшмәкәре" исеменә лаек булды. Йорт җиһазлары сәүдә үзәге җитәкчесе Олеся Әскарованың - "Бизнес - Леди" һәм фермер Вилдан Сәлаховның "2013 елның иң яхшы эшмәкәре" исемен алуы игълан ителде. Җиңүчеләргә тантаналы шартларда таныклыклар һәм махсус призлар тапшырылды. Күк йөзендә меңләгән йолдызчыклар булып фейерверклар атылды. Җыр-бию, уен-көлке бер-берсен алыштырып кына торды.


- Икмәк игеп, ит-сөт җитештерүчеләр булганда, райондашларыбыз үз җирлегебездә җитештерелгән чиста азык-төлек белән тукланыр, - ди районның фермерлар ассоциациясе җитәкчесе Айрат Габдрахманов.


- Якын киләчәктә азнакайлыларны диетик күркә ите белән сыйлый башлаячакбыз, - дип сүзгә кушыла фермер Фәнүс Кәримов. - Уразай авылы җирлегендә 300 мең күркә үстерергә планлаштырабыз. Әлкәй авылы җирлегендә 30 гектарга якын пай җирләрен алып, иген үстереп, мал асраучы, быелгы бәйгедә җиңү яулаган Вилдан Сәлахов та райондашларын чиста азык-төлек, авылдашларын икмәк, печән белән тәэмин итүе белән горурлануын белдерде.


... Әле бер көнне газетадан укып утырдым (автор) кытайлар ясалма йомырка, калдыклардан (тизәк дип әйтергә тел бармый) тутырма җитештерә башлаганнар. Хәер, без инде хәзер дә ялтыравык капларга төрелгән чит ил продукциясен сатып алганда, анда ни икәнлеген белеп бетермибез. Үз тәвәккәллекләре һәм тырышлыклары хисабына "таш яручы" мондый фермер, эшмәкәрләребез булганда, ясалма йомыркалар ашамабыз дигән теләктә калыйк. Аларның хезмәтенә хөрмәт белән карыйк!

Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ел эшмәкәре: Азнакай бизнесменнарының йоклаганда да бер күзе ачык була