Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Экология күзәтчелек астында

"Татнефть" ААҖ белгечләре тарафыннан узган елда нефть промыселы объектларының экологик хәвефсезлеген арттыру буенча шактый күләмдә эш башкарылды. 2012 ел нәтиҗәләре буенча "Татнефть" ААҖндә тутыгуга каршы торучан 947,5 км торба һәм 6159,6 тонна коррозия ингибиторы җитештерелде. 968 скважина катод сакланышы белән җиһазландырылды, 1172,1 км торбаүткәргеч электрохимик сакланыш белән тәэмин ителде. Аеруча...

"Татнефть" ААҖ белгечләре тарафыннан узган елда нефть промыселы объектларының экологик хәвефсезлеген арттыру буенча шактый күләмдә эш башкарылды.
2012 ел нәтиҗәләре буенча "Татнефть" ААҖндә тутыгуга каршы торучан 947,5 км торба һәм 6159,6 тонна коррозия ингибиторы җитештерелде. 968 скважина катод сакланышы белән җиһазландырылды, 1172,1 км торбаүткәргеч электрохимик сакланыш белән тәэмин ителде.
Аеруча игътибар Компания эшчәнлеге зонасында экологик хәл торышының күзәтчелегенә, нефть производствосының экологик системасының барлык юнәлешләре буенча әйләнә-тирәгә тискәре йогынтысын киметүгә бирелә.
Су объектларын саклау буенча чараларны тормышка ашыру барышында республиканың нефть чыгарыла торган төбәгендәге төп елгаларда хлоридларның һәм нефть продуктларының күләме билгеләнгән норматив чикләрендә тотрыклы рәвештә тотыла. Катлам басымын саклау өчен технологик әзерләү идарәсенең химик-аналитик лабораториясе көче белән дә 2012 елда җир өстендәге сулыклардан һәм су чыганакларыннан проба алып, 20278 анализ ясалды.
Расланган график нигезендә "Татнефть" ААҖ эшчәнлеге зонасында урнашкан торак пунктларында атмосфера һавасының торышына күзәтчелек алып барыла. 2012 ел дәвамында атмосфера һавасы пробаларының 13058 анализы үткәрелде.
"Татнефть" ААҖнең сәнәгый хәвефсезлек, хезмәтне һәм әйләнә-тирәне саклау менеджментының 2006 елда сертификацияләнгән интегральләшкән менеджменты 2012 елда ISO 14001:2004 һәм OHSAS 18001:2007 халыкара стандартлары таләпләренә тәңгәл килгәнлеккә сертификацияләнгән аудитны уңышлы узды. Аудит "Бюро Веритас Сертификейшн Русь" (Bureau Veritas Certification Russia) ААҖ белгечләре тарафыннан үткәрелде.
Компаниянең нефть чыгару объектларында экологик хәвефсезлекне тәэмин итү өлкәсендәге казанышлары 2012 елда федераль һәм республика бәйгеләрендә югары бәяләнде. "Татнефть" ААҖ тугыз тапкыр рәттән Татарстан Республикасында абсолют ЭКОлидер булып танылды. Халыкара сыйфат һәм маркетинг академиясе тарафыннан үткәрелүче Бөтенроссия бәйгесендә 6 тапкыр "Россиянең иң яхшы 100 оешмасы. Экология һәм экологик менеджмент" номинациясендә лауреат буларак танылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Экология күзәтчелек астында