Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Челтер-челтер чишмә ага...

Билгеле булганча, Азнакай җире чишмәләргә бик бай. Табигатьне яшелләндерүче, аңа көч-куәт бирүче, җир йөзендәге һәрбер үлән-агачка, һәрбер җанварга яшәү көче бирүче - болар барысы да чишмәләр тарафыннан дисәң, ялгыш булмас, мөгаен. Безнең башкарган эшебез, нинди генә өлкәгә карамастан, табигатьне бозуга сәбәпче булырга тиеш түгел, киресенчә, аны һаман да яңартырга, киләчәк...

Билгеле булганча, Азнакай җире чишмәләргә бик бай. Табигатьне яшелләндерүче, аңа көч-куәт бирүче, җир йөзендәге һәрбер үлән-агачка, һәрбер җанварга яшәү көче бирүче - болар барысы да чишмәләр тарафыннан дисәң, ялгыш булмас, мөгаен.
Безнең башкарган эшебез, нинди генә өлкәгә карамастан, табигатьне бозуга сәбәпче булырга тиеш түгел, киресенчә, аны һаман да яңартырга, киләчәк буынга саф килеш тапшырырга тиешбез. Моны һәрбер гамьле кеше яхшы аңлый. Шул исәптән Азнакай нефть һәм газ чыгару идарәсенең икенче цех коллективы да.
Мәйданы бик зур булмаса да (озынлыкка 40-50, киңлеккә - 20 чакрым), анда биек таулар да, киң урманнар да, елга-күлләр дә бар, һәм, әлбәттә, челтерәп аккан чишмәләр дә. "Боларның барысын да саклап калу - безнең төп бурычыбыз", - ди, икенче санлы нефть һәм газ чыгару цехы җитәкчеләре. Иске Сумароково авылының биек тау итәгеннән агып чыккан Дырдыгыз гөрләвеге буендагы "Анютина часовня" чишмәсен цех 1995 елда төзекләндерде.
Ул тау токымыннан махсус киселеп ясалган таш дивар белән әйләндерелгән. Агач түмәреннән ясалган өстәл-урындыклар, су коенырга төшүче казлар таптап ясалган сукмак буйлап аллы-гөлле чәчәкләр үсеп утыра. Менә шундый бизәкле "яшәү чыганагы" барлык яшьләрнең һәм нефтьчеләрнең яраткан ял итү урыны.
Аннан 3-4 чакрым ераклыкта "Черный ключ" чишмәсе агып ята. Аңа да икенче промысел коллективы җан иңдергән. Суы тешләрне сындырырдай сап-салкын!
Азнакай нефтьчеләре әйтеп кителгән матурлыкны күрү генә түгел, ә аны аңларга, сакларга да өйрәнделәр. Билгеле булганча, чишмә-суларның, елгаларның һәм гомумән, табигатьнең чисталыгы скважиналарның чиста булуына бәйле. Шуңа күрә нефтьчеләр производствоның зыянсыз ысулларын, яңадан-яңа технологияләр куллану ягында. Скважиналар тирәсе яшеллеккә күмелгән, бер тап күрмәссең, әйтерсең лә көн дә тузанын сөртеп торалар! Бу нефть һәм газ чыгару мастерының, операторының тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Цехның төньяк-көнбатыш ягында урнашкан тагын бер күркәм урын - "Шомыртлык" чишмәсе. Шулай ук искитәрлек итеп ясалган баскыч-сукмаклар; бер ягында кечкенә генә күл булса, икенчесендә - таллар, каеннар! Кара алтын чыккан бу урыннан күрше авыллардан печән чабарга киләләр.
Әнә шулай табигать биргән гүзәллек, байлыкны нефтьчеләр саклый, кадерли белә бездә.
Ленар Рәхмәев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Челтерчелтер чишмә ага...