Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чәчәкләрдән күз камаша

Әгерҗе авылында яшәүче Расиха һәм Мөсәвир Ибраһимовлар зөбәрҗәт туйларын үткәрделәр. Бакчачы Ибраһимовлар гаиләсен авылда гына түгел, районда да яхшы беләләр. Заманында Мөсәвир абый җитәкләгән яшелчә бакчасына кура җиләге, карлыган җыярга, алма, кыяр, кәбестә, помидор алырга районнан бармый калган кеше булдымы икән? М.Ибраһимов эстафетаны танылган бакчачы Шаһиморат агадан соң дәвам итә...

Әгерҗе авылында яшәүче Расиха һәм Мөсәвир Ибраһимовлар зөбәрҗәт туйларын үткәрделәр.

Бакчачы Ибраһимовлар гаиләсен авылда гына түгел, районда да яхшы беләләр. Заманында Мөсәвир абый җитәкләгән яшелчә бакчасына кура җиләге, карлыган җыярга, алма, кыяр, кәбестә, помидор алырга районнан бармый калган кеше булдымы икән? М.Ибраһимов эстафетаны танылган бакчачы Шаһиморат агадан соң дәвам итә һәм аның ышанычын аклый. Ул чорда яшелчә бакчасы гөр килә. «Марат», соңрак «Октябрьнең 50 еллыгы» колхозы Азнакайны кәбестә, кыяр белән тәэмин итеп торучы колхоз була. Бакчада әллә ничә сорт алма, чия агачлары җимеш бирә. 1979 елгы каты суыкларда бакча агачлары өши. Мөсәвир ага белән Расиха апа терлекчелектә эшли башлыйлар. Биредә дә алар югары хезмәт нәтиҗәләре белән сөендерәләр. Терлекләрдән 800-900әр грамм үсеш алуга ирешәләр.

Янәшәңдә яхшы тылың булмаса, мондый уңышларга ирешеп булмый. Расиха апа өйдә дә, эштә дә әнә шулай һәрчак Мөсәвир ага белән янәшә була. Алар авылда иң беренчеләрдән булып кирпеч йорт бетереп керделәр. Тырышлык нәтиҗәсендә муллыкта яшиләр. Җәй көннәрендә ишек алларына килеп керсәң, матур чәчәкләрдән күзләр камаша. Һәркайда чисталык, пөхтәлек. Һәр утыртылган яшелчә үзләре булдырган орлыктан. Ибраһимовлар өч кыз һәм ике ир бала үстерделәр, үзләре кебек тырыш һәм мәрхәмәтле, әти-әниләре белән кечкенәдән үк яшелчә бакчасында эшләп үстеләр. Бүгенге көндә алар 10 онык һәм 2 оныкчыкның яраткан әби-бабасы. Мөсәвир абый алдынгы карашлы, авылда иң күп китап укучыларның берсе.

Бу көннәрдә Әгерҗе авыл башлыгы Назыйф Хәсәнов һәм ветераннар Советы вәкиле Ибраһимовлар гаиләсен зөбәрҗәт туйлары белән тәбрикләп кайтты.

Альбина Сафиуллина, авыл ветераннар советы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев