Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чалтаймас халкы авылдагы Җиңү һәйкәлен кадерләп карап тора

Кечкенә генә Чалтаймас авылыннан Бөек Ватан сугышына 42 ир-егет киткән. Аларның 26сы яу кырында мәңгелеккә ятып калган. Батыр авылдашлар истәлеген мәңгеләштереп, авыл уртасында мәһабәт һәйкәл калыкты. Бүгенге көндә авылда гомер итүчеләрнең яше-карты һәйкәлне ел әйләнә чистартып, аны кадерләп карап тора. Кышкы ачы салкыннарда, бураннарда да бу истәлекле урын көрттән һәрчак...

Кечкенә генә Чалтаймас авылыннан Бөек Ватан сугышына 42 ир-егет киткән. Аларның 26сы яу кырында мәңгелеккә ятып калган. Батыр авылдашлар истәлеген мәңгеләштереп, авыл уртасында мәһабәт һәйкәл калыкты.

Бүгенге көндә авылда гомер итүчеләрнең яше-карты һәйкәлне ел әйләнә чистартып, аны кадерләп карап тора. Кышкы ачы салкыннарда, бураннарда да бу истәлекле урын көрттән һәрчак арчылган, иркен сукмак салынган булыр.

Ә бит җирлегебездәге барлык авыл биләмәләрендә дә һәйкәлләргә шундый караш яши дип әйтеп булмый.

Дүшәмбе киңәшмәләрендә, җитәкчеләр белән җитди сөйләшүләр вакытында, авылларда халык белән очрашуларда, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларындагы чараларда һәйкәлләрне төзекләндерү, карап тоту мәсьәләсе даими күтәрелеп тора, һәр җирлек өчен конкрет бурычлар куелды.

Һәркайсыбызның намус эше булган әлеге изге гамәл, мөһим чарадан беребез дә читтә калмасак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чалтаймас халкы авылдагы Җиңү һәйкәлен кадерләп карап тора