Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чаңгы сезоны тәмам

Узган шимбәдә шәһәребезнең чаңгы базасында кышкы сезон ябылуга багышланган ярышлар узды. Анда предприятие-оешмалардан, авыл җирлекләреннән - 20, мәктәпләрдән 22 команда катнашты. Беренчелекне ирләр һәм хатын-кызлар командалары арасында "Азнакайнефть" идарәсе яулады. Ирләр командасында икенче урында - "Перекрыватель" ҖЧҖ, өченче урында - бораулау эшләре предприятиесе. Хатын-кызлар арасында икенче урынга "Бурение" ҖЧҖ, өченче...

Узган шимбәдә шәһәребезнең чаңгы базасында кышкы сезон ябылуга багышланган ярышлар узды.
Анда предприятие-оешмалардан, авыл җирлекләреннән - 20, мәктәпләрдән 22 команда катнашты.
Беренчелекне ирләр һәм хатын-кызлар командалары арасында "Азнакайнефть" идарәсе яулады.
Ирләр командасында икенче урында - "Перекрыватель" ҖЧҖ, өченче урында - бораулау эшләре предприятиесе.
Хатын-кызлар арасында икенче урынга "Бурение" ҖЧҖ, өченче урынга мәгариф идарәсе командалары чыкты.
Гомуми команда зачетында урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 нче урын - "Азнакайнефть" идарәсе;
2 нче урын - "Бурение" ҖЧҖ;
3 нче урын - "Сетевая компания" ААҖ.
Шәһәр мәктәпләреннән 1 нче урында - 4 нче лицей, 2 нче урында - Актүбәнең 1 нче урта мәктәбе, 3 нче урында - гимназия; авыл мәктәпләреннән 1 нче урында - Кәкре Елга, 2 нче урында - Әсәй, 3 нче урында - Тымытык командалары.
Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чаңгы сезоны тәмам