Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Cандугач сайрар илем

Узган сишәмбе, чәршәмбе көннәрендә "Азнакайнефть" идарәсенең "Каенкай" балалар сәламәтләндерү лагеренда "Сандугач сайрар илем" фестиваленең финал туры узды. Анда нефть төбәгендәге унбиш районнан җиде яшьтән алып ундүрт яшькә кадәр 79 бала катнашты. Фестивальне Азнакай сәнгать мәктәбенең Наилә Шәрифуллина җитәкчелегендәге "Бәхет" ансамбле ачып җибәрде. Кунакларны Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар...

Узган сишәмбе, чәршәмбе көннәрендә "Азнакайнефть" идарәсенең "Каенкай" балалар сәламәтләндерү лагеренда "Сандугач сайрар илем" фестиваленең финал туры узды. Анда нефть төбәгендәге унбиш районнан җиде яшьтән алып ундүрт яшькә кадәр 79 бала катнашты.
Фестивальне Азнакай сәнгать мәктәбенең Наилә Шәрифуллина җитәкчелегендәге "Бәхет" ансамбле ачып җибәрде. Кунакларны Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, "Татнефть" ААҖ яшьләр комитеты җитәкчесе Ренат Мамин, "Азнакайнефть" идарәсе җитәкчесе урынбасары Наил Вәлиев сәламләделәр һәм конкурсантларга изге теләкләрен юлладылар.
-"Татнефть" ААҖ нең "Рухият" фонды оештырган "Сандугач сайрар илем" фестивалендә районыбыздан беренчеләрдән булып безнең укучылар катнашты, - ди Азнакай сәнгать мәктәбенең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Розалия Хәбибуллина. -Безнең мәктәптән быел вокал буенча Әминә Рәхимова, Виктория Куцына, Азамат Миргалиев, Ләйсән Гайфиева, Исламия Хафизова, Анжелия Йосыпова чыгыш ясый. Без аларга зур өмет баглыйбыз һәм уңышлар телибез.
- Күп кенә фестивальләрдән күренгәнчә, Азнакай бик музыкаль шәһәр, - диде жюри рәисе, Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы, Г.Тукай исемендәге премия лауреаты Зилә Сөнгатуллина. -Шундый яхшы шартлар тудырган, киләчәк буын турында кайгырткан "Татнефть" һәм "Азнакайнефть" җитәкчеләренә рәхмәтемне җиткерәсем килә. Фестиваль - ул зур мәктәп. Бүгенге көндә бу бәйгедән олы сәхнәгә юл алган артистлар бар. Мондый бәйгеләр балаларга үсү өчен җирлек булып тора.
2003 елда «Татнефть» ААҖ канаты астында оештырылган "Сандугач сайрар илем" фестивалендә үзенең беренче адымнарын ясаган Түбән Кама кызы Эльвира Кәлимуллина "Тавыш" проектында катнашып, йолдызга әверелде һәм Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды. Бүгенге көндә фестивальдә катнашкан йөздән артык лауреат инде илнең төрле югары һәм урта махсус белем алу йортларында укый, ун сәләтле бала "Сандугач сайрар илем" фестиваленең исемле степендиясен ала.
Финалда катнашкан яшь талантлар "Каенкай" сәламәтләндерү лагеренда бик яхшы ял да итте. Биредә аларга туклану, кызыклы чараларда катнашу, күңел ачу өчен "Азнакайнефть" идарәсе җитәкчелеге барлык шартларны тудырды.
Нәфис Әхмәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сандугач сайрар илем