Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бәйрәмнәрегез белән!

Һөнәри бәйрәмегез белән сезне, эшмәкәрләр! Азнакай халкы өчен булган эшмәкәрлек идеяләрегез уңышлы тормышка ашсын, бизнесыгыз чәчәк атсын! Исәнлек-саулык, гаиләләрегездә иминлек телим! Безнең районда кече һәм урта бизнесны җәлеп итәр өчен бар шартлар да бар. Бүгенге көндә 309 икътисади актив кече һәм һәм 10 урта, шулай ук 1660 шәхси эшмәкәр үз...

Һөнәри бәйрәмегез белән сезне, эшмәкәрләр!

Азнакай халкы өчен булган эшмәкәрлек идеяләрегез уңышлы тормышка ашсын, бизнесыгыз чәчәк атсын! Исәнлек-саулык, гаиләләрегездә иминлек телим!

Безнең районда кече һәм урта бизнесны җәлеп итәр өчен бар шартлар да бар. Бүгенге көндә 309 икътисади актив кече һәм һәм 10 урта, шулай ук 1660 шәхси эшмәкәр үз эшчәнлеген тормышка ашыра. Бизнес 7,5 мең кешене эш белән тәэмин итте. Бүгенге көндә район бюджетына барлык салым җыемнарының 20 процентын эшмәкәрләр кертә. Соңгы елларда ул авыл җирләрендә аеруча киң юнәлеш алды. Ярдәмче хуҗалыкларда мөгезле эре терлек асрыйлар, умартачылык, кошчылык белән шөгыльләнәләр. Сез районның иҗтимагый тормышында зур роль уйныйсыз, активлык күрсәтәсез. Бәйрәмнәр, шәфкатьлелек чаралары барсы да сезнең иганәчелек ярдәме белән уза. Зур рәхмәт сезгә!

Марсель Шәйдуллин, район башлыгы вазифаларын башкаручы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев