Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Быел Азнакай районы буенча 6 мең кеше медицина тикшерүе үтәргә тиеш

РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы билгеләмәсе буенча быел республиканың барлык район-шәһәрләрендә халыкка диспансеризация үткәрүдә яңа тәртипләр кертелде. Бу хакта тәфсилләбрәк сөйләвен сорап, район үзәк сырхауханәсенең баш табиб урынбасары Ирек Газизуллин белән элемтәгә кердек һәм ул безгә түбәндәгеләрне бәян итте: - Комплекслы медицина тикшерүе үткәрү программасына 21 яшьлекләрдән алып, барча халык тартыла....

РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы билгеләмәсе буенча быел республиканың барлык район-шәһәрләрендә халыкка диспансеризация үткәрүдә яңа тәртипләр кертелде. Бу хакта тәфсилләбрәк сөйләвен сорап, район үзәк сырхауханәсенең баш табиб урынбасары Ирек Газизуллин белән элемтәгә кердек һәм ул безгә түбәндәгеләрне бәян итте:

- Комплекслы медицина тикшерүе үткәрү программасына 21 яшьлекләрдән алып, барча халык тартыла. Ул ике этапта үтә. Беренчесе хроник, яман шеш, диабет кебек авыруларны иртә стадиясендә ачыклау мөмкинлеге бирсә, икенчесе өстәмә тикшерүләр билгеләп, диагнозны тагын да тәгаенләү максатында оештырыла, ансының кирәклеген беренче этап нәтиҗәләре буенча һәм кешенең яшен исәпкә алып, участок табибы билгели.

Диспансеризация яшәү урыны буенча поликлиникада һәркемнең үз участогы буенча гомумпрактика табиблары тарафыннан үткәрелә. Әлбәттә, үзегез белән паспорт, мәҗбүри медицина иминияте полисы, пенсия иминияте таныклыгы булуы кирәк. Моннан тыш, әгәр дә инде агымдагы елда яисә узган ел медицина тикшерүе үткән булсагыз, моны дәлилләүче документларны да алып килү мәслихәт.

Быел район буенча шундый медицина тикшерүен 6 мең кеше үтәргә тиеш. Диспансеризация май аенда башланып, бүгенге көнгә 400 кеше тулаем тикшерү үтте, 800е аны үтү процессында. Ул шушы өч айда барлыгы 1900 кешегә үткәрелергә тиеш. Саннар күрсәткәнчә, әлеге мөһим чара көтелгәннән акрынрак бара. Һәркем моның бик җитди булуын, үз сәламәтлеген иң беренче чиратта үзе кайгыртырга тиешлеген аңлап, участок табиблары кабул итүенә килсен, активлык күрсәтсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Быел Азнакай районы буенча 6 мең кеше медицина тикшерүе үтәргә тиеш