Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бурыч кайтарганны ярата

Гамәлдәге торак кануннары күпфатирлы йорт милекчеләрен һәм фатир яллап яшәүчеләрне торак йортларны карап тоту, ремонтлау һәм коммуналь хезмәтләр өчен ай саен түләү кертүне таләп итә. Ул һәр айның 28 нче көненә кадәр башкарылырга тиеш. Әмма торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәт күрсәтә торган йортларда яшәүчеләрнең барысы да үзләренең вазифаларына намус белән карамыйлар әле....

Гамәлдәге торак кануннары күпфатирлы йорт милекчеләрен һәм фатир яллап яшәүчеләрне торак йортларны карап тоту, ремонтлау һәм коммуналь хезмәтләр өчен ай саен түләү кертүне таләп итә. Ул һәр айның 28 нче көненә кадәр башкарылырга тиеш. Әмма торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәт күрсәтә торган йортларда яшәүчеләрнең барысы да үзләренең вазифаларына намус белән карамыйлар әле. Аларның әҗәте таудан төшкән кар өеме кебек арта бара һәм гаять зур саннарга җитә. Быелның 1 маена ТСЖга һәм идарә итү компаниясенә керми калган акча 30 миллион сумнан артык булды.

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен әҗәтләрен вакытында түләмәүчеләр белән максатчан эш алып барыла. Аларга искәртү һәм кисәтү хатлары җибәрәбез, әҗәтләрен кайтару буенча сөйләшүләр уздырабыз, полициянең участок уполномоченныйлары белән хуҗалары арендага биргән фатирларда булабыз. Төрле кеше бар. Берәүләренең исенә төшерү дә җитә, икенчеләренә карата җитди чаралар күрергә туры килә.

ЖКХ хезмәтләре өчен түләмәүчеләр арасында төрле төркем кешеләре - ярлылар да, хәллеләр дә, байлар да бар. Бурычларын 2 - 3 ай эчендә кайтаручылар да очраштыра. Шундый очраклар да була: кеше ялга китә яки түләвен бер айга тоткарлап тора. Уйлап карасаң, бу зур сумма да түгел кебек. Ә чынлыкта исә бер ай кичектерелгән гомуми керемнәрнең суммасы 6 миллионга җитә.

Бердәм хисап үзәге (ЕРЦ) хезмәткәрләре әҗәтлеләр яшәгән йортлар буйлап йөргәндә 1 - 2 кеше теркәлгән фатирларда чынлыкта 5 - 6 кеше яшәгәнлеген ачыклыйлар. Аларны тоткан милек хуҗасы һәрберсеннән тиешле яшәү хакын даими алса да, ЖКХ хезмәте өчен әҗәтен түләргә уйламый. Квартирантлардан алынган керемен яшергән шәхси милек хуҗасы бер үк вакытта салым закончалыгы белән дә каршылыкка килә. Андыйлар турында киләчәктә аерым хәбәр ителәчәк.

Бурычлылар арасында социаль яклау органнары аша ЖКХ хезмәтенә түләү өчен махсус субсидия алучы ташламалы гражданнар да бар. Мисалга, Ленин урамындагы тулай торакта яшәүче Г.Миңнебаева ай саен дәүләттән 4 мең сумнан артык субсидия ала. ЖКХ хезмәте өчен аңа аена 3 мең сумга якын түләү кәгазе килә. Шуңа да карамастан, торак өчен түләргә ашыкмый. Әҗәте 76 меңнән артып китте. Андыйларга карата суд карары буенча иң җитди чаралар күреләчәк. Икенче төркемгә муниципаль, ягъни хосусыйлаштырылмаган фатирларда яшәүче, торак һәм хезмәтләр өчен түләмәүчеләр керә. Андыйлар арасында Солтангалиев урамында яшәүче, әҗәте 129 мең 446 сумга җиткән Низамиевлар, Нефтьчеләр урамында торучы, 163 мең 127 сум бурычы җыелган Рафиковлар гаиләсе бар. Шул ук вакытта ЖКХ алар яшәгән йортларга хезмәт күрсәтүче предприятиеләргә бурычын тулысынча һәм үз вакытында түләргә тиеш була. Бу кыенлыклардан чыгу өчен, гамәлдәге закончалык нигезендә, торак-коммуналь хезмәтләргә түләмәүчеләрнең фатирларына килә торган электр энергиясе, газ, кайнар су бирүне кыскарту чаралары күрелә башлады.

Бүген без Азнакай шәһәрендә һәм Актүбә бистәсендә яшәүче, әҗәтләре күпләп җыелучыларның исемлеген бирәбез. Азнакайда андыйлар: Баһаветдинов ур. - Буренин (101 400 сум), Гагарин ур. - Равиловлар (104 451), Сөембикә ур. - Исаев (125 788), М.Хәсәнов ур. - Галимов (192 897), Сафин (3 661), Аисова (41 034), Подстанция ур. - Гарифҗанова (125 515), Ямашев ур. - Копьева (42 221), Усманова (45 484), Кармилаева (50130), Лубчук-Бородина (61 240), Сәгъдиева (54 896), Ленин ул. - Кәлимуллина (71 673), Зиннәтуллина (71 613), Солтангалиев ур. - Хөббетдинов (53 380), Галиева (36 247), Киракосян (31 718), Динмөхәммәтова (38 204), Дәүләтшин (36 705), Нәбиуллин (61 106), Антипова (48 398 сум). Актүбәдә: Губкин ур. - Хәбибуллин (180 299), Комаров ур. - Габделхаков (122 851), Татарстан ур. - Галиев (184 106), Нуртдинов (83 896 сум).

Торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен гражданнардан түләүне юллап алу өчен 2011 - 2012 елларда ЖКХ һәм идарә итү компаниясе судка 50 тапкыр мөрәҗәгать итте. Быел гына да 371 000 сумлык әҗәтне кайтару буенча суд приставлары тарафыннан 18 эш кузгатылды.

Муниципаль торак фонды тулай торакларында яшәгән өчен түләмәүчеләргә килгәндә, Торак кодексын бозган өчен андыйлар яшәү урыныннан чыгарылачак.

Төрле сәбәп белән фатирларында вакытлыча яшәмәгәннәр өчен Торак закончалыгы бурычларын тиз арада түләү мөмкинлеге бирә. Канун белән каршылыклар килеп чыкмасын өчен, андыйлар бу турыда нигезле белешмә булдырырга тиешләр. Фатирларында су хисаплау приборлары булганнар өчен бу кирәкми.

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен булган бурычларны бетерү безнең бүлекнең үзмаксаты түгел. Әҗәтләре тупланмавы гражданнарның үзләре өчен отышлы. Җыелган гомуми акчадан су һәм җылылык өчен түләнә. Шуннан ук подъездларга, чардак, түбә, подвалларга, инженерлык челтәренә хезмәт күрсәтелә, торак йортларны энергия белән тәэмин итү, төзекләндерү эшләре башкарыла. Шуңа күрә айлык түләүләрне вакытында кертеп бару - үзебезгә үк файда китерә.

Марат АВЗАЛОВ, бердәм хисап үзәге җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев