Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бәла көтмәгәндә килде

Бәла-каза һич уйламаганда килде. Салкын февраль төнендә мунчабыз янып китте. Иң беренчеләрдән булып ярдәмгә күршебез Нәсих Миннегалиев һәм аның ике улы Илназ белән Илнур килеп җитте. Халык җыйналганчы, алар ут белән көрәште, тирә-юньгә таралырга ирек бирмәделәр. Марсель Гәрәев, Рәис Кашапов, Рафаил Утюшев, Риммир Шәйгарданов, Алмаз Әхсәнов, Фаиз Фәршатов, киявем Илшат,...

Бәла-каза һич уйламаганда килде. Салкын февраль төнендә мунчабыз янып китте. Иң беренчеләрдән булып ярдәмгә күршебез Нәсих Миннегалиев һәм аның ике улы Илназ белән Илнур килеп җитте. Халык җыйналганчы, алар ут белән көрәште, тирә-юньгә таралырга ирек бирмәделәр. Марсель Гәрәев, Рәис Кашапов, Рафаил Утюшев, Риммир Шәйгарданов, Алмаз Әхсәнов, Фаиз Фәршатов, киявем Илшат, аның гаиләсенә, вакытында килеп җиткән Руслан Әбдрәшитов җитәкчелегендәге янгын сүндерүчеләргә һәм башка исемнәре аталмыйча калган ярдәм итүчеләрнең һәммәсенә рәхмәтле калдык.

Икенче көнне авылыбызның имам-хатыйбы, үзебезнең туганыбыз Финдис Габдрахманов матди ярдәм күрсәтеп, үгет-нәсихәтләрен биреп китте. Үз игелекләре үзләренә меңе белән кайтсын. Мондый бәла-казаларны беркемгә дә күрергә язмасын!

Мортазиннар. Әгер авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев