Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бүген Азнакайда гер спорты буенча турнир уза - ФОТО и ВИДЕО

Бүген "Чатыр-Тау Арена" спорт комплексында районыбыз тарихында тирән эз калдырган күренекле шәхесебез, 1979-1989 елларда КПССның Азнакай район комитеты I секретаре булган Октябрь Мөхетдинов истәлегенә гер спорты буенча II турнир узды. Анда 18 яшькә кадәр булган иллегә якын яшүсмер көч сынашты. Район халкы күңелендә якты хисләр, җирдә матур эз калдырган легендар...

Бүген "Чатыр-Тау Арена" спорт комплексында районыбыз тарихында тирән эз калдырган күренекле шәхесебез, 1979-1989 елларда КПССның Азнакай район комитеты I секретаре булган Октябрь Мөхетдинов истәлегенә гер спорты буенча II турнир узды. Анда 18 яшькә кадәр булган иллегә якын яшүсмер көч сынашты.

Район халкы күңелендә якты хисләр, җирдә матур эз калдырган легендар шәхесебез истәлегенә багышланган турнирны ачып, район башлыгы Марсель Шәйдуллин Октябрь Сәлих улының шәһәр-район үсешенә керткән өлешен билгеләп үтте һәм турнирның дәвамлы булачагын әйтте.

Ярышларның баш судьясы Җәмил Шакиров турнирны уздыру шартларын һәм кагыйдәләрен аңлатканнан соң, мактау пьедесталының югары баскычын яулау өчен киеренке көрәш башлан-ды. Авыр герләрне мамык урынына чөйгән яшүсмерләргә бу көнне сокланмаган кеше калмагандыр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Бүген Азнакайда гер спорты буенча турнир уза - ФОТО и ВИДЕО

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бүген Азнакайда гер спорты буенча турнир уза