Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Безнең яшьнәп яшәр чак

Кичә бөтен дөнья Халыкара студентлар көнен билгеләп үтте. Форсаттан файдаланып, без Әлмәт дәүләт нефть институтында укучы яшьләр белән очрашып, аларның бүгенге яшәеше, киләчәккә уй-хыяллары белән кызыксындык. Түбәндә берничәсенең фикерен газета укучыларыбызга да җиткерәбез. Гөлназ Имангулова: -Мин Азнакай кызы. Шушы шәһәрдә туып-үсүем һәм яшәвем белән горурланам. Без, яшьләргә, ни теләсәк, шул...

Кичә бөтен дөнья Халыкара студентлар көнен билгеләп үтте. Форсаттан файдаланып, без Әлмәт дәүләт нефть институтында укучы яшьләр белән очрашып, аларның бүгенге яшәеше, киләчәккә уй-хыяллары белән кызыксындык. Түбәндә берничәсенең фикерен газета укучыларыбызга да җиткерәбез.

Гөлназ Имангулова:

-Мин Азнакай кызы. Шушы шәһәрдә туып-үсүем һәм яшәвем белән горурланам. Без, яшьләргә, ни теләсәк, шул бар: "Бусидо" һәм "Юбилейный" спорт комплекслары, бассейн, заманча боз сарае... Ял көннәрен көтеп алып Яшьләр үзәгенә дискотекага йөрибез. Безнең институтта ерак себер шәһәрләреннән килеп укучылар да бар. Алар үзләренең миллионлаган кеше яшәгән зур шәһәрләрендә дә генә боз сарае булуын әйтеп, безнең кечкенә Азнакайда әнә шундый заманча комплекс һәм күпсанлы катоклар булуына гаҗәпләнәләр.

Производство практикасын да үзебезнең райондагы "РЭТО-Энергосервис" предприятиесендә үттем. Цехта эшләүче Мәгърифә, Роза, Нәсимә апалар мине электр җайланмалары белән таныштырдылар, алар белән эш итәргә өйрәттеләр. Инженер-электрик дипломы алып, Азнакайда эш табарыма ышанам, чөнки әлеге предприятиедә дә мине үзебезгә кайтырсың, дип чакырып калдылар.

Илсур Газизуллин:

-Институтның нефть һәм газ факультетын киләсе елга тәмамлыйм. Көн саен иртән безне автобус Әлмәткә алып китә һәм укулардан соң шуның белән кайтабыз да. Бушка йөрибез. Әти-әни янында яшәгәч, чыгымнар да юк диярлек. Безгә әнә шундый уңайлы шартлар, югары белем алу мөмкинлеге тудырган "Татнефть", районыбыз җитәкчеләренә, әлбәттә инде әти-әниләребезгә зур рәхмәтлебез.

Беренче сменада укыгач, Азнакайга кичке өчкә үк кайтып җитәбез, "Юбилейный" спорт комплексында тренажерларда шөгыльләнергә дә вакыт кала. Хәзер бит көчле, егәрле, спортчыларга хас гәүдәле булу модада, билгеле, аннан артта калмаска тырышабыз. Тик менә спорт инвентарьлары, тренажерлар тагын да күбрәк һәм төрлерәк булса, бигрәк тә яхшы булыр иде.

Мин үзем мәктәптә укыганда Азнакай музыка мәктәбенең баян классына һәм хорга йөрдем. Анда алган белем һәм сәхнә осталыгы институтта да бик ярап куя, бер генә чарадан да калмаска тырышасың. Газета журналисты белән сөйләшүдән файдаланып, музыка мәктәбе укытучыларына рәхмәтемне җиткерәм. Музыкага, сәнгатькә алар этәрде, осталыкны чарлады.

Сәләтле балаларга юллар ачык

«Татнефть» ААҖ оештырган "Сәләтле балалар" хәйрия фондының Азнакай районы буенча җитәкчесе Гадилә Һадиуллина белән берлектә, республикакүләм төрле олимпиадаларда һәм конкурсларда җиңгән бер төркем укучылар, Лениногорск шәһәрендә уздырылган сәләтле балаларның VII слеты эшендә катнашты.

Делегацияне башта 12нче лицейда бик җылы каршы алдылар. Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарыннан килгән сәләтле балаларны пленар өлешкә Мәдәният йортына чакырдылар. Анда "Татнефть» ААЖнең кадрлар һәм социаль үсеш буенча директор урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев Сарлы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнур Әхмәтовага һәм Азнакай шәһәре 2нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәридә Мөхлисовага диплом һәм кыйммәтле бүләк тапшырды. Халыкара, россиякүләм, республика олимпиадаларында җиңгән укучыларны фондның комиссия рәисе Леокадия Садчикова бүләкләде. Безнең районнан да 7 бала кыйммәтле бүләккә ия булды. 12нче лицейда укучылар өчен төрле юнәлештәге мастер-класслар оештырылды, укытучылар сәләтле балалар белән эшләү тәҗрибәсен уртаклашты.

Укучылар юл буе слеттан алган тәэсирләре белән уртаклашып кайттылар. Әлеге слет безне яңадан-яңа җиңүләргә рухландырды.

Ләйсән Сәхапова, Азнакай шәһәре 2нче урта мәктәбенең 9нчы Б сыйныфы укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев