Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Безнең терәк-таяныч

«Маяк» бәйгесе 23 февральдә илебез Ватан сакчысы көнен батыр, тәвәккәл, кыю, игътибарлы, кайгыртучан, киң күңелле ирләр көне буларак билгеләп үтте. «Маяк» газетасы бу уңайдан бәйге игълан иткән иде. Укучыларыбыз үзләренең кадерле ир-егетләре - бабасы, әтисе, ире, улы, дусты турында хатлар, аларның фотосурәтләрен китерүне дәвам итәләр. Язмалар күп булу сәбәпле, без...

«Маяк» бәйгесе

23 февральдә илебез Ватан сакчысы көнен батыр, тәвәккәл, кыю, игътибарлы, кайгыртучан, киң күңелле ирләр көне буларак билгеләп үтте.

«Маяк» газетасы бу уңайдан бәйге игълан иткән иде. Укучыларыбыз үзләренең кадерле ир-егетләре - бабасы, әтисе, ире, улы, дусты турында хатлар, аларның фотосурәтләрен китерүне дәвам итәләр. Язмалар күп булу сәбәпле, без конкурсны озынайткан идек. Югыйсә, безнең сакчыларыбыз һәр көнне дә хөрмәтләү, рәхмәт сүзләрен ишетергә лаек бит.

Ә иң яхшы хатларны сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.

Алар Җиңү яулады

Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турында укыганда, без уебызда шул заман батырының сурәтен ясыйбыз. Аның нинди булганын, сугыш афәтләре аша ни рәвешле үткәнен аңларга омтылабыз. Туган иленә булган чиксез мәхәббәт һәм киләчәк буын өчен тойган җаваплылык хисе аңа җиңү яуларга ярдәм иткәндер, мөгаен.

Җиңү авыр бирелде. Чемодурово авыл Советының 281 улы һәм кызы сугыш кырына китте, 154-е әйләнеп кайтмады, Ватан өчен батырларча һәлак булды. Тылда хатын-кызлар, балалар һәм картлар үзләрен аямыйча, суыкка һәм ачлыкка түзеп, сугыш тизрәк бетсен дигән теләк белән тырышып эшләделәр.

Исән кайтканнар илне сугыштан соңгы җимереклекләрдән торгызды. Бөек Ватан сугышында батырлык һәм кыюлык күрсәткәннәре өчен якташларыбыз орден-медальләр белән бүләкләнде. Алар арасында хәрби батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган Никитин Иван Моисеевич бар. Безнең «Никитинский» совхозы аның исемен йөртә иде. Азнакай шәһәренең Геройлар Аллеясында И.М. Никитинның бюсты урнаштырылган. Без якташларыбыз белән горурланабыз!

Е.СТАРОСТИНА

Үрнәк әтиләр

«Елгаларның яры бар, кошларның да пары бар...», - дип җырлана җырларда. Әйе, Аллаһы Тәгалә кешеләрне парлы итеп яраткан. Минем дә бу дөньяда терәгем, үземә тиң ярым - Маратым бар. Яңа гына тормыш итә башлаган идек, тормыш арбабыз инде 14 ел салмак кына алга теркелди икән… Йөрәк җимешләребез - улыбыз Радик, кызыбыз Татьяна да үсеп, буй җитәләр. Мин бу дөньяда иң бәхетле хатын, кадерле әни. Мине аңлап, хөрмәт итеп яшәүче тормыш юлдашыма зур рәхмәтлемен. Тигезлектә, саулык-сәламәтлек белән, куанып-шатланып яшәргә язсын безгә!

Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА-ХАҖИЕВА

Юрий Прохоров 1983-85 елларда Алман илендә зенит җайланмасын йөртүче булып хезмәт итә. Хәзерге көндә ул «Азнакайнефть» идарәсе ЦПРСында оператор булып эшли.

Бала тәрбияләүдә ата роле темасы бүген бик популяр. Гаилә тормышы бәхетле булсын өчен, игътибарлы, киң күңелле булырга, балалар белән аралашырга вакыт табарга кирәк. Юрий Анатольевич - кайгыртучан ул, назлы ир, дүрт баласы өчен дә иң яхшы әти, өч оныгы өчен - иң сөекле бабай. Беркемне дә игътибарсыз калдырмый ул!

Зур улы Сергей Актүбә бистәсенең эчке эшләр бүлегендә эшли. Икенчесе - Алексей, армиядән кайтып, Алабугада гаилә корып яши. Өченчесе - Евгений, Октябрьский шәһәрендә колледжда укый, кечкенәсе, Кирилл, "Огонек" балалар бакчасында тәрбияләнә.

Юрий Анатольевич бакчабызга ремонт эшләрендә ярдәм итә, җиһазлар төзекләндерә, шәхси транспортында кирәк-ярак алып кайтырга булыша. Улы Кирилл белән тәрбия буенча әсбаплар, теметик рәсемнәр, бәйгеләргә төрле кул эшләре ясап китерә.

Тормыш иптәше Людмила белән 25 ел дәверендә тату гаиләдә уңган балалар тәрбиялиләр.

Мария САЛУН, «Огонек» балалар бакчасы тәрбиячесе

Йөрәкләрдә калган Әфган

Рафаил Салихов Әфганстанда хезмәт иткән. Кабул шәһәренә КамАЗ белән ком илткәндә, юлы таулар аша яткан була. Дошман пулясы аның гомерен шунда өзә. Бер якта тау, икенче якта - тирән упкын: шул упкынга төшеп мәңгегә югалмас өчен, яралы Рафаил машинаны телефон баганасына кадәр китереп бәрдертә. Упкынга очса, сөякләрен дә җыя алмаслар иде.

Армиягә кадәр Рафаил әти-әнисенең туган авылы Әлкәйгә Төрекмәнстаннан кайтып, Ләлә исемле кыз белән вәгъдәләшкән була. Нияте - Ләләгә өйләнеп, әбисе яшәгән нигез-йортны торгызу (хәзер ул урында матур зур мәчет төзелде), Ленинградка барып, укытучы һөнәрен үзләштерү, Әлкәйгә кайтып, балалар укыту иде. Шул вакыттан бирле күкрәк турында йөрткән сөйгәне Ләләнең фотосы канын сеңдереп, кире әйләнеп кайтты.

Әтисе Әсгать, әнисе Мозафара, сеңлесе Җәмилә дә гаиләсе белән Төрекмәнстанның Бәйрәм-Али шәһәрендә яшиләр, Рафаил шунда җирләнгән. Алар яши торган урам Рафаил Салихов исемен йөртә.

Егетне цинк табутта кайтардылар, аны зурлап күмделәр, күрсәткән батырлыгы орден-медальләр белән бәяләнде, каберенә мәрмәр һәйкәл куйдылар. Баланы күмгәч, соңгы хаты килеп иреште: "Кайтырга приказ чыкты, тиздән күрешербез!.."

Разия САЛИФОВА (ШАКИРОВА)

Әтием, Илгиз Миннеханов,1987 елда армиягә алына. Әфган сугышының иң кайнар нокталарында булырга, Кабул, Салангны үтәргә туры килә аңа. Ул 14 тапкыр парашюттан сикерә. Дошманны юк итәргә бар көчен куя әтием. Дистәләгән кеше гомерен коткара, югалтуларсыз да булмый: якын дусларыннан мәхрүм кала. Сугышның бар афәтен үз йөрәге аша үткәреп, исән-имин ватанына кайта алучыларга без - балалар, мәңге рәхмәтлебез. Әйләнеп кайта алмаучылар, без сезне беркайчан да онытмабыз!

Күпме генә авырлыклар кичерсә дә, күңелендә тирән җәрәхәтләр калса да, әтием һәрвакыт киләчәккә өмет белән карый. Дөньядагы иң сылу, акыллы, уңган кызның - әниебезнең йөрәген яулый, 3 бәхетле, тупырдап торган бала атасы ул. Әтием безне кечкенәдән үк яхшыны яманнан аерырга өйрәтте.

Син дөньяда иң батыр, ярдәмчел, игътибарлы, сабыр, уңган әти! Син безнең яклаучыбыз һәм ныклы терәгебез!

Резеда МИННЕХАНОВА

Бәйгегә килгән башка хатларны газетабызның киләсе саннарыннан укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев