Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Безне фольклор фестивале көтә

30 июнь, шимбә көнне Азнакайда «Чатыр тауда җыен» дип исемләнгән төрек халыкларының зональ фольклор фестивале булачак. Шушы көннәрдә әлеге әһәмиятле, зур чараны уздыру буенча эшлекле сөйләшү булды. Фестивальгә 8 районнан һәм күрше Башкортстаннан да артистлар, мәртәбәле кунаклар килү көтелә. Бәйрәм, районыбызның горурлыгы, тарихи истәлекле урыны булган Чатыр тау белән танышудан...

30 июнь, шимбә көнне Азнакайда «Чатыр тауда җыен» дип исемләнгән төрек халыкларының зональ фольклор фестивале булачак. Шушы көннәрдә әлеге әһәмиятле, зур чараны уздыру буенча эшлекле сөйләшү булды.

Фестивальгә 8 районнан һәм күрше Башкортстаннан да артистлар, мәртәбәле кунаклар килү көтелә. Бәйрәм, районыбызның горурлыгы, тарихи истәлекле урыны булган Чатыр тау белән танышудан башланып китәчәк. Бу тарихи төбәкнең данын еракларга тарату да булып тора. Аеруча кыюлар парапланда оча алачак.

Фестивальнең төп максаты иң яхшы фольклор ансамбльләрен ачыклау гына түгел, ә бәлки татар халкының фольклор традицияләрен яңарту, популярлаштыру, киләчәк буынга җиткерү дә. Шуңа да оештыручылар гасырлар дәвамында сакланып килгән мирасыбыз, борынгы йолаларыбызны яңартуга зур әһәмият бирәчәк. Бәйрәмдәгеләрне ерак үткәннәрне чагылдырган театральләшкән күренешләр, милли сувенир продукцияләр, кул эшләре күргәзмәләре көтә. Кичен фестиваль район мәдәният сарае (биредә фольклор ансамбльләр, артистлар чыгыш ясаячак) һәм Ишкәев исемендәге ял паркында дәвам итәчәк.

Димәк, соңгы вакытта күңелле ял чараларына күнегеп киткән район халкын иманлы да, моңлы да янә бер зур бәйрәм көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев