Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бер тапкыр һәм озакка

Яз җитүгә 5 нче катта яшәүчеләрнең фатирларын су баса башлый. Бу хәл тәмам үзәккә үтте, чөнки без 2007 елдан бирде шулай интегәбез. Бу мәсьәлә белән кайларга гына мөрәҗәгать итеп карамадык. Түбәнең тишек урынын гына ямыйлар да китәләр. Ә инде язын түбәдән карны чистартканда ямалган урыннарга кабат зыян салалар һәм нәтиҗәдә...

Яз җитүгә 5 нче катта яшәүчеләрнең фатирларын су баса башлый. Бу хәл тәмам үзәккә үтте, чөнки без 2007 елдан бирде шулай интегәбез. Бу мәсьәлә белән кайларга гына мөрәҗәгать итеп карамадык. Түбәнең тишек урынын гына ямыйлар да китәләр. Ә инде язын түбәдән карны чистартканда ямалган урыннарга кабат зыян салалар һәм нәтиҗәдә су янә фатирларга ага башлый. Әллә никадәр ямау салганчы аны бер тапкыр ныклап кешечә ябып булмыймы икән? Торак хуҗалыгы һәм төзекләндерү Департаментыннан да берничә тапкыр комиссия килеп карады. Ләкин мәсәлдәгечә «йөк һаман да урынында». Инде хәзер почмаклар буенча күгәрек китте, кыргаяклар йөри. Зинһар өчен ярдәм итсәгез иде безгә!

Ленин урамы 35 йортта яшәүчеләр: М. Шәрипов, Г. Шәйдуллина, Р. Кәримова һәм башкалар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев