Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Белгечләр азнакайлыларга гаиләне сакларга ярдәм итә

Бүген Азнакайда аерылышучылар саны никахлашучыларга караганда ике тапкыр күбрәк. Гаиләне җимерелүдән ничек саклап калырга? Мөгаен, нәкъ шушы юнәлештә шәһәребездә «Аңлы ата-аналар мәктәбе» гаилә клубы эшләвен күпләр белеп тә бетермидер. Без бу хакта сөйләүне сорап «Өмет» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Лилия Хәлимовага мөрәҗәгать иттек. -Безнең «Өмет»...

Бүген Азнакайда аерылышучылар саны никахлашучыларга караганда ике тапкыр күбрәк.

Гаиләне җимерелүдән ничек саклап калырга? Мөгаен, нәкъ шушы юнәлештә шәһәребездә «Аңлы ата-аналар мәктәбе» гаилә клубы эшләвен күпләр белеп тә бетермидер. Без бу хакта сөйләүне сорап «Өмет» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Лилия Хәлимовага мөрәҗәгать иттек.

-Безнең «Өмет» халыкка сооциаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге үзара мөнәсәбәтләре кризис ноктасына килеп җиткән һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләр белән эшләү программасын төзеде.

Никахлашу - ул гаилә бәхетен эзләүнең азагы түгел, ә башы гына. Программа яшьләргә әнә шуны төшендереп, гаиләне төзү һәм саклау буенча теоретик һәм гамәли күнекмәләр бирүне, гаилә мөнәсәтләренең юридик нигезләре белән таныштыруны, психологик ярдәм күрсәтүне күздә тота.

Программаны тормышка ашыру максатларында үзәк каршында «Аңлы ата-аналар мәктәбе» гаилә клубы булдырылды. Анда безнең белгечләр шәхси консультацияләр, төркем белән занятиеләр, эчкечелекнең, наркотикларның зарары, бала тәрбияләү, ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салу һ.б шундый кызыклы темаларга лекцияләр, эшлекле уеннар, бәйрәм чаралары, конкурслар, экскурсияләр, түгәрәк өстәлләр үткәрә.

Клубта очрашулар айга бер тапкыр оештырыла. Әгәр дә балаларыгыз белән аңлашылмаучылыклар туса, ирегез яки хатыныгыз белән мөнәсәбәтләрегез бозылса, сезгә карата гаиләдә көч куллансалар, җәберләсәләр, килегез, проблемаларны бергәләп чишү юлларын табарга тырышырбыз.

Сорауларыгызны 7-14-32 телефоны аша гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенә дә бирә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Белгечләр азнакайлыларга гаиләне сакларга ярдәм итә