Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Барысы да халык мәнфәгате өчен

"Азнакайнефть" идарәсе - район һәм шәһәр бюджетын тулыландыручы төп предприятиеләрнең берсе. 2 сентябрь - Нефтьчеләр көне алдыннан, аның җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Рәзиф Галимов белән очраштык һәм коллектив эшчәнлегенең кайбер мөһим аспектларына тукталдык. Наил АБДУЛЛИН - Рәзиф Хираҗетдинович, Азнакай нефтьчеләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәренә нинди нәтиҗәләр белән килә? - Һөнәри...

"Азнакайнефть" идарәсе - район һәм шәһәр бюджетын тулыландыручы төп предприятиеләрнең берсе. 2 сентябрь - Нефтьчеләр көне алдыннан, аның җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Рәзиф Галимов белән очраштык һәм коллектив эшчәнлегенең кайбер мөһим аспектларына тукталдык.
Наил АБДУЛЛИН

- Рәзиф Хираҗетдинович, Азнакай нефтьчеләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәренә нинди нәтиҗәләр белән килә?
- Һөнәри бәйрәмебезне, гадәттәгечә, Республика һәм шәһәр көне белән бергә туры китереп, билгеләнгән программаны һәм куелган бурычларны уңышлы тормышка ашырып каршылыйбыз. Быелның сигез аенда идарә подразделениеләрендә 2 миллион 325 мең тоннадан артык нефть табылды. Аның 55 мең тоннасы - планга өстәмә. "Татнефть" ААҖ күләмендә алынган барлык нефтьнең 13,4 проценты безнең коллективка туры килә. Ятма запасларыннан кара алтын чыгару тизлеге буенча Азнакай идарәсе компания предприятиеләре арасында алдынгы урыннарның берсен били. Билгеле, бу уңышларның нигезен идарәдә эшләүче промыселчылар, геологлар, технологлар, механиклар, икътисадчылар, бухгалтерлар, төрле структура җитәкчеләренең бердәм көндәлек хезмәте тәшкил итә. Бу, үз чиратында, Коллектив килешүендә каралган йөкләмәләрне һәм киңкырлы социаль программаны уңышлы үтәү, бюджетның барлык тармагына вакытында акча күчерү мөмкинлеге бирә.
- Сез социаль программа турында сүз кузгаттыгыз. Азнакай муниципаль районында ул ничек тормышка ашырыла?
- "Татнефть" ААҖ - социаль юнәлештәге компания һәм ул нефтьчеләр яшәгән, эшләгән барлык муниципаль районнарда да киң колачлы эш алып бара. Азнакайда, мәсәлән, Шәйхетдинов микрорайонында социаль ипотека программасы буенча 90 фатирлы йорт салына. Ул ел ахырына тапшырылыр дип уйлыйбыз. Квартал эчендәге юлларга асфальт түшәү өчен 5 миллион сум акча бирелде. Игеннәрне урып-җыю чорында авыл хезмәтчәннәренә ярдәмгә йөк ташу транспорты бүленде. Компания шәһәр өчен бөтен уңайлыклары булган автобус, район ветераннар советына "Шевроле-Нива" автомобиле, шәһәр-район Мәдәният йортының тальянчылар ансамбленә 10 гармун бүләк итте. Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү өчен Актүбә бистәсендәге 4 нче балалар бакчасына тренажер куелды.
Болар өстенә, "Татнефть" ААҖ нефть төбәге районнарында үз хисабына 13 сәламәтләндерү лагере тота. Шуларның икесе - "Каенкай" һәм "Бөркеткәй", безнең идарә балансында. Андагы шартлар Европа дәрәҗәсе белән тигез. Әлеге учреждениеләрдә быел нефтьчеләрнең 875, Азнакай муниципаль районының бюджет сферасында эшләүчеләрнең 45 баласы ял итте, сәламәтлеген ныгытты. Бюджет учреждениеләренә бүленгән юлламаларга чыгымнарның 146 мең сумын компания үз өстенә алды.
Әле шушы көннәрдә генә "Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов, Азнакай үзәк сырхауханәсенә заманча УЗИ аппараты алу өчен, акча бүлеп бирде. Шәфәгать Фахразович тарафыннан күрсәтелгән бу изге гамәлләрне районның һәр кешесе дә тиешенчә бәялидер, дип уйлыйм.
- Бәйрәмнәр котлаусыз булмый. Нефтьчеләребезгә, район халкына нинди теләкләрегезне юллыйсыз?
- Беренче чиратта, үзләренең фидакарь хезмәтләре белән коллективның ныклы нигезен, күркәм традицияләрен булдырган ветераннарыбызны, аларның эшен лаеклы дәвам итүче бүгенге эшче-хезмәткәрләребезне, нефтьчеләр белән иңне-иңгә куеп эшләүче эргәдәш предприятие вәкилләрен һөнәри бәйрәм белән тәбриклим. Билгеле инде, урып-җыю эшләрен вакытында тәмамлап, көзге кыр эшләрен уңышлы башлап җибәргән агросәнәгать хезмәтчәннәренә рәхмәтебез зур.
ТР Дәүләт Советы депутатлары корпусы, "Татнефть" ААҖ җитәкчелеге һәм "Азнакайнефть" идарәсе коллективы исеменнән район халкын бәйрәм белән котлыйм, алга таба да зур уңышлар телим!
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Барысы да халык мәнфәгате өчен