Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бар да әзер, җир җитешүен генә көтәбез

Миргасим Усманов Игенче өчен елның һәр фасылы да имтиханга тиң. Әмма язгы кыр эшләре барысыннан да күпкә мөһимрәктер, мөгаен. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Миргасим Усманов белән бүгенге әңгәмәбез әлеге җитди кампаниягә әзерлек мәсьәләләре турында. - Миргасим Вәлиевич, беренче эш итеп, язгы кыр эшләрендә катнашасы техника һәм тагылма...

Миргасим Усманов

Игенче өчен елның һәр фасылы да имтиханга тиң. Әмма язгы кыр эшләре барысыннан да күпкә мөһимрәктер, мөгаен. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Миргасим Усманов белән бүгенге әңгәмәбез әлеге җитди кампаниягә әзерлек мәсьәләләре турында.

- Миргасим Вәлиевич, беренче эш итеп, язгы кыр эшләрендә катнашасы техника һәм тагылма коралларның хәзерлегенә тукталыйк әле...

- Язның бер көне ел туйдыра дип, юкка гына әйтмәгәннәрдер шул борынгылар. Чәчүне технология таләпләре югарылыгында кыска вакытта башкарып чыгу өчен районда бүген җитәрлек күләмдә - 406 данә чылбырлы һәм көпчәкле техника бар. Шуның 49ы югары җитештерүчән "К-700" һәм "Т-150" тракторлары. Дөрес, аларның кайберләренең сафтан чыккан көпчәк резиналарын, "ДТ-75" тракторларының хәрәкәт чылбырларын яңаларга алыштыру зарурлыгы кебек җитди проблема булып алды. Район җитәкчелеге ярдәме белән әлеге мәсьәләләр уңышлы хәл ителде, кирәкле запас частьлар сатып алынды. Ә "МТЗ"ларны ремонтлау белән артык кыенлыклар килеп чыкмады. Бөтен төр трактор техникасы, аларга тагылма коралар да яхшылап ремонтланып, буяп куелды. Бу эштә хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә хәзерлек комиссияләре рәисләре - баш агрономнар Әнис Ибәтуллин, Ирек Абдуллин, Нәсим Закиров, Баязит Гәрәев, тәҗрибәле игенче-механизаторлар Илшат Хөсәинов, Ленар Мәрдәншин, Марсель Гәрәев, Рушан Нигъмәтуллин, Георгий Юдин, Радик Ишдәүләтов һәм башкалар аеруча үрнәк күрсәтте.

Мөстәкыйль хуҗалыкларда чәчү агрегатларының җитәрлек күләмдә булмавы эштә тоткарлык тудырырга мөмкин иде. Мәсьәләне уңай хәл итү максатыннан, районга Мөслимдә эшләнгән, һәрберсе 3 - 4 "СЗП-3,6" чәчкечен алыштырырга сәләтле күп функцияле биш "Агромастер" агрегаты сатып алдык. Кыр эшләре башланганчы алар кайтып бетәргә тиеш.

Сүз уңаеннан әйтеп узыйм, районда яңа мөстәкыйль хуҗалык - "Туйкә" ҖЧҖ оешты. Хәзер аны техника белән тулыландыру эшләре бара. Карамалының чәчүлек җирләре тулысы белән "Таллы Бүләк" җитештерү кооперативына күчте. Шуңа да яңа "Агромастер" агрегатының икесе аңа, калганнары "Марс", "Тукай" ҖЧҖгә, "Кәримов" КФХсына бирелә.

- Тиздән, кырларга техника керерлек булу белән, көзге культуралар, күпьеллык үлән басуларын эшкәртү, өстәмә тукландыру эшләре башланачак. Тракторларга ягулык, чәчүлекләргә ашлама җитәрлекме?

- Ягулык-майлау материалларын ташламалы кредитка алабыз. Беренче транш кайта башлады инде. Күп хуҗалыкта бу эш төгәлләнү алдында. Минераль ашламаларга килгәндә, ул гектарга 24 килограмм исәбеннән булдырылды. Бу күрсәткечне 32 килограммга җиткерү буенча эшлибез. Безнең көздән чәчелгән 17 240 гектар арыш, бодай басуы бар. Кышын, кар катламы юка булу сәбәпле, аның шактый өлеше туңды. Шулай да әлегә өметне өзмибез, аларны күзәтү астында тотабыз. Үсентеләр тернәкләнеп китә алмаган җирләргә яңадан чәчәрлек орлыгыбыз бар. Күпьеллык үләннәрне тырмалау, өстәмә ашлау өчен агрегатлар әзерлек сызыгына куелды.

- Язгы чәчүдә нинди культураларга өстенлек биреләчәк?

- Бөртеклеләрне чәчү 49 024 гектарда башкарылачак. Шуның 16 004 гектары язгы бодай, 11 098е - арпа, 10 400е - рапс, 4 900е - май чыгару өчен көнбагыш, 1 670е - карабодай, 1 320се - солы, 1 100е - борчак, 155 гектары орлык викасы булачак. Болардан тыш, 34 720 гектарда терлек азыгы культуралары чәчәргә планлаштырабыз. Быел көздән чәчеләчәк уҗым мәйданын ял иттерүгә, ашлауга игътибарны арттырачакбыз. Шул максаттан 12 856 гектар чиста пар җире калдырылачак.

Чәчүлек орлыкларыбыз җитәрлек. Бу көннәрдә аларны өстәмә калибрлаштыру, агулау, табигый җылыту эшләре алып барыла.

Район агросәнәгать предприятиеләре язгы кыр эшләренә тулысынча әзер, җирләрнең җитешүен генә көтәбез.

Әңгәмәдәш Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев