Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Балалар бакчасына да, мәктәпкә дә – электрон чират белән

Районыбызда 58 балалар бакчасы бар. Бүгенге көндә 935 бала мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләргә чиратта тора. Балалар бакчасыннан урын алу өчен ата-аналарга Тр дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша "Электрон балалар бакчасы" автоматлаштырылган мәгълүмат системасында теркәлергә кирәк. Яңа уку елына учреждениеләр 1 июньнән 31 августка кадәр комплектлаштырыла. Бакчаларда яңа төркемнәр агымдагы елның...

Районыбызда 58 балалар бакчасы бар. Бүгенге көндә 935 бала мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләргә чиратта тора.

Балалар бакчасыннан урын алу өчен ата-аналарга Тр дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша "Электрон балалар бакчасы" автоматлаштырылган мәгълүмат системасында теркәлергә кирәк. Яңа уку елына учреждениеләр 1 июньнән 31 августка кадәр комплектлаштырыла. Бакчаларда яңа төркемнәр агымдагы елның 1 августында формалаша.

Чират җиткәндә һәм тиешле яшь төркемендә урын балганда гаризага "Балалар бакчасына юллана" дигән статус бирелә. ата-ана 30 календарь көне эчендә балалар бакчасына мөрәҗәгать итәргә тиеш. Бер ай дәвамында килмәсәң, әлеге урынга чираттагы башка бала җибәрелә.

Балалар бакчасына чират статусы белән uslugi.tatar.ru сайтыннан танышырга мөмкин.

Мәктәпкә гариза язганда да шундый ук электрон хезмәт кулланыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балалар бакчасына да, мәктәпкә дә – электрон чират белән