Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның үзәк урамнарында чокырларны ямау эшләре башланды

Язга чыккач, кар гына түгел, асфальт юллар да "эри" башлый. Машина белән чокыр-чакырларны саный-саный, тәгәрмәчләр һәм нервлар эштән чыгып бетә. Газетаның узган санында җитәкчеләрнең бу уңайдан мәсьәләне кискен куйганлыгы турында укыган идек. Ремонт эшләре кайсы урамнарда планлаштырыла икән, шул хакта беләсе килгән иде. Рәсил Мәрданшин Әлеге хат уңаеннан без шәһәр...

Язга чыккач, кар гына түгел, асфальт юллар да "эри" башлый. Машина белән чокыр-чакырларны саный-саный, тәгәрмәчләр һәм нервлар эштән чыгып бетә. Газетаның узган санында җитәкчеләрнең бу уңайдан мәсьәләне кискен куйганлыгы турында укыган идек. Ремонт эшләре кайсы урамнарда планлаштырыла икән, шул хакта беләсе килгән иде.


Рәсил Мәрданшин


Әлеге хат уңаеннан без шәһәр башкарма комитетыннан түбәндәге җавапны алдык:


- Шәһәрдә машиналар иң күп йөри торган Ленин, Нефтьчеләр, Болгар урамнарында чокырларны ямау эшләре 25 мартта башланды. 2014 елда Совет, Октябрь, Маис Вәлиев, Подгорная, Яңа Юл микрорайонындагы Чаткы, Чияле юллары рәткә китереләчәк.


Юл фонды хисабыннан Ленин урамында автовокзалдан алып Нефтьчеләр урамына кадәр яңа асфальт түшәләчәк; Пенсия фонды идарәсе янында стоянка төзекләндереләчәк; Төзүчеләр урамы буенча, Бораулаучылар урамыннан Тарсус паркына кадәр, Мәнәвезнең Үзәк урамында тротуар салыначак; Солтангалиев урамындагы 18 А, 19, 21, 29, 29 А, Хәсәнов урамындагы 6, 8, Болгар урамындагы 10, 13 нче йортлар янында тротуарлар яңартылачак; Алиш урамындагы 2, 4 ,6, 8, Ленин урамындагы 26, 28, 30, 32 нче йорт тирәсендәге юллар һәм тротуарлар; Мелиораторлар урамы киңәйтеләчәк һәм ул урамдагы 2, 4, 6, 8 нче йортлар янында тротуарлар булдырылачак; 21 нче подстанция районында урнашкан күп фатирлы торак йортларга юл салыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның үзәк урамнарында чокырларны ямау эшләре башланды