Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның яшь спортчылары яңа җиңүләр яулады

Авыр атлетика Азнакай спортчылары юниорлар арасында Татарстан Республикасының авыр атлетика буенча Беренчелегендә уңышлы чыгыш ясады. Азнакай 7 нче урта мәктәбенең сигезенче сыйныф укучылары Карина Болотова һәм Регина Әхмәдишина II урынны яуладылар. 4 нче лицейның 9 нчы сыйныф укучысы Илназ Салихов III урынга лаек булды, 5 нче мәктәптән Әнсәр Сәфәргалиев (9...

Авыр атлетика

Азнакай спортчылары юниорлар арасында Татарстан Республикасының авыр атлетика буенча Беренчелегендә уңышлы чыгыш ясады. Азнакай 7 нче урта мәктәбенең сигезенче сыйныф укучылары Карина Болотова һәм Регина Әхмәдишина II урынны яуладылар. 4 нче лицейның 9 нчы сыйныф укучысы Илназ Салихов III урынга лаек булды, 5 нче мәктәптән Әнсәр Сәфәргалиев (9 нчы класс) икенчелекне алды (тренерлары - СССРның спорт мастеры Әҗүәт Миңнеханов). Илназ Салихов Татарстан Республикасының авыр атлетика буенча җыелма командасы составына кертелде.



Чаңгы узышы

Азнакай чаңгычылары ТР Беренчелегендә республика районнарының 26 командасы арасында V урынны яулады. Шәхси беренчелектә 4 нче лицей укучылары Айнур Мофахаров, Ильяс Хәсәнов, Сөмбел Бәшәрова, Айгөл Хафизова, Миләүшә Хөсәенова, Илназ Нуриев, 5 нче мәктәптән Азамат Хөсәенов һәм гимназия укучысы Айрат Әхмәтгалин (тренерлары - Гөлнур Камалетдинова) яхшы чыгыш ясадылар.


Милли көрәш

«Юбилейный» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе көрәшчеләре, тренерлары Айрат Миңнегалиев җитәкчелегендә, Булат Сибгатуллин истәлегенә узган милли көрәш буенча IV ачык турнирда III урынга лаек булдылар. Үз авырлыкларында беренчелекне Азнакайның 9 нчы урта мәктәбе укучылары Илфат Миңнегалиев (3 нче сыйныф), Айнур Мәгъданов (4 нче сыйныф), Равил Сабирҗанов (5 нче сыйныф) яуладылар.


Хоккей

«Алтын Алка» боз сараенда 2002 елда туган яшүсмерләр арасында алкалы хоккей буенча Россия Беренчелегенең чираттагы туры узды. Безнең «Бөркетләр» («Соколы») Лениногорск шәһәренең «Нефтьче» командасын беренче көнне 11:2 исәбе белән, икенче көнне 3:2 исәбе белән җиңде.



Баскетбол

2 нче урта мәктәп базасында егетләр арасында баскетбол буенча иптәшләрчә очрашу узды. I урынны «Юбилейный» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы яулады (тренерлары - Ольга Романенко), II урын Актаныш баскетболчыларына бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның яшь спортчылары яңа җиңүләр яулады