Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның ветеран бораулаучылары заманча эш шартлары белән сокланды

Мәрхәмәтле Азнакай җире сары һәм кара алтынга бай төбәк. Данлы тарихы булган Азнакай бораулаучылары коллективы үзендә эшләүчеләрнең хезмәт казанышлары белән гел макталып, горурланып килә. Узган атнада муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин Сумароково бистәсе җирлегендә скважина бораулаучы вахта егетләре, хезмәт ветераннары белән очрашып, аларның эш шартлары белән танышты, иң беренчеләрдән булып...

Мәрхәмәтле Азнакай җире сары һәм кара алтынга бай төбәк. Данлы тарихы булган Азнакай бораулаучылары коллективы үзендә эшләүчеләрнең хезмәт казанышлары белән гел макталып, горурланып килә.

Узган атнада муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин Сумароково бистәсе җирлегендә скважина бораулаучы вахта егетләре, хезмәт ветераннары белән очрашып, аларның эш шартлары белән танышты, иң беренчеләрдән булып кара алтын табуда, районыбыз үсешенә зур өлеш керткән нефтьчеләребезгә олы рәхмәтен белдерде.

"Бурение" ҖЧҖнең Азнакай бораулау эшләре предприятиесе хезмәт коллективында эшләүчеләрнең һәр өченчесе - яшь кеше. Алар үзләренең һөнәри яктан югары дәрәҗәдә булулары, квалификацияләрен даими үстерүгә омтылышлары белән аерылып торалар. Бораулаучылар чыгымнарны киметү һәм скважиналар төзүдә яңа технологияләр куллануны бүген үз алларына максат итеп куйганнар. Девон ятмаларына горизонталь скважиналар бораулау вакытында төрле сервис компанияләренең яңа эшләмәләреннән дә актив файдаланалар. Бу көнне дә Ирек Сафиуллин бригадасы егетләре Кытайда җитештерелгән өр-яңа мобиль җайланма белән заказчылары - нефть чыгару идарәсенә скважина бораулыйлар иде. Әлеге җайланма белән көнгә 300, ә кайчак 500 метр да токым борауларга мөмкин, диләр нефтьчеләр.

- Яңгыр, кар астында носилкалар белән измә ташыганнар әле дә бүгенгедәй истә. Җир белән күк арасы, элек бар да кул көче белән башкарыла иде. Төймәләргә генә басып утыручы егетләрне карыйм да, сөенеп туя алмыйм. Шулай гына эшләсеннәр! - ди бораулау остасы, орденлы Мисхәт ага Габдрәшитов.

Аның теләкләренә күкрәкләре тулы орден-медальләрен таккан рекордлы бораулау осталары Таһир Абдуллин, Риф Биков, Сәгыйрь Шәвәлиев, предприятиенең ветераннар советы рәисе Азат Харисов та кушылды.

Бораулаучылар үзебезнең "Нефтемаш" заводы җитештергән уңайлы, җылы мобиль торакларда яшиләр, комплекслы, ташламалы туклану, махсус кием белән тәэмин ителгәннәр, сауна һәм башка уңайлыклар тудырылган.

Ветераннар бүгенге хезмәткәрләрнең эш, торак-көнкүреш шартлары белән танышып, әнә шундый зур соклану белдерде. Ә яшьләр аларның акыллы киңәшләрен тыңлады. Киңәшле эш таркалмас ул.

Нәсимә Фазлыева, автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның ветеран бораулаучылары заманча эш шартлары белән сокланды