Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның табиб-эпидемиолог Әхмәт Нургалиев тычкан чиренә җитди карарга киңәш итә

Тычкан чиренең соңгы вакытта җирлегебездә аеруча баш калкытуы хакында хәбәр иткән идек инде. Бер караганда зыянсыз кебек күренгән бу кимерүчеләрнең кайчак олы афәткә әверелүе, хәтта кеше гомеренә янавы хакында бик белеп бетермибез шул. Белсәк, узган ел бу чир белән авыруның 36 очрагы теркәлмәс иде. Быел да аның белән авыручыларның булуын...

Тычкан чиренең соңгы вакытта җирлегебездә аеруча баш калкытуы хакында хәбәр иткән идек инде. Бер караганда зыянсыз кебек күренгән бу кимерүчеләрнең кайчак олы афәткә әверелүе, хәтта кеше гомеренә янавы хакында бик белеп бетермибез шул.
Белсәк, узган ел бу чир белән авыруның 36 очрагы теркәлмәс иде. Быел да аның белән авыручыларның булуын әйтергә кирәк. Табиб-эпидемиолог Әхмәт Нургалиев бу авыруга җитди карарга киңәш итә. Аның әйтүе буенча, гадәттә вирусны табигатьтә урман, кыр тычканнары йөртә. Кешегә дә ул аларның сидек, тизәге, кимерүчеләр булган урындагы һава, тузан аша йога.
-Авыруның беренче билгеләре күренгәнче 7-14 көн, иң күп дигәндә 1,5 ай үтәргә мөмкин, - ди ул. - Тән температурасы 38-40 градуска кадәр җитә, баш авырта, хәлсезлек тоясың. 4-5нче көнне эч, бил авырта башлый, сидек микъдары кими, бу бөерләр эшчәнлегенең бозылуы белән бәйле.
Әлеге чирдән саклану бары тик үзебездән генә тора. Кимерүче бу җанварларның азык-төлек куелган урынга үтеп керүенә юл куймаска, биналарны җыештырып, дезинфекцияләп торырга кирәк. Ял итәргә табигать кочагына чыкканда да үлән тәбәнәк булган җирне сайларга киңәш ителә. Утырган урында ризыкны өсте ябулы савытта тоту, калдыкларын теләсә кая атмаска, җыеп барырга кирәк. Суны өйдән алып килү мәслихәт.
Язын халык дача-бакчаларга юнәлә. Аларны битлек киеп, моның өчен махсус чыгарылган химик чаралар кулланып җыештыру таләп ителә. Әлбәттә, шәхси гигиена таләпләре сакланганда чир эләктерүдән куркасы юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның табибэпидемиолог Әхмәт Нургалиев тычкан чиренә җитди карарга киңәш итә