Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның кайбер сәүдә нокталарында янгын кагыйдәләре сакланмый

Азнакай шәһәр прокуратурасы шәһәребезнең эре сәүдә нокталарында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлешен тикшерде. Тиешле закончалыклар нигезендә оешма җитәкчеләре эвакуация юларында янгын куркынычсызлыгы турындагы билгеләрне урнаштырырга (аның күренеп торуы, яктыртылган булуы зарур) тиеш. Эвакуация ишекләрен эчтән ачкычсыз ачу мөмкинлеге булу зарур. Җаваплы кешеләр тиешле тәртиптә янгын куркынычсызлыгы декларациясен булдырырга бурычлы. Тәрәзәләр булмаган...

Азнакай шәһәр прокуратурасы шәһәребезнең эре сәүдә нокталарында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлешен тикшерде. Тиешле закончалыклар нигезендә оешма җитәкчеләре эвакуация юларында янгын куркынычсызлыгы турындагы билгеләрне урнаштырырга (аның күренеп торуы, яктыртылган булуы зарур) тиеш. Эвакуация ишекләрен эчтән ачкычсыз ачу мөмкинлеге булу зарур. Җаваплы кешеләр тиешле тәртиптә янгын куркынычсызлыгы декларациясен булдырырга бурычлы. Тәрәзәләр булмаган биналарда, подвалда яна торган торган, яки яну куркынычы булган капларга урнаштырылган товарлар урнаштыру тыела.

Тикшерү барышында әлеге объектларда кайбер тупас кагыйдә бозу очраклары ачыкланды. Мәсәлән, кайбер урыннарда эвакуация ишекләрен эчтән, ачкычсыз ачу мөмкинлеге юк; диварларны бизәкләү эшендә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итмәгән материаллар куллану фактлары бар; эвакуация юлының биеклеге тиешле таләпләргә туры килми; күп кеше тупланган (50дән артык) биналарда порошок белән янгын сүндерү җайланмалары кулланыла; яна торган товарлар тәрәзәсез биналар, подвалларга куела; янмый торган материалдан ясалган янгын шкафлары юк. Тикшерү нәтиҗәләре буенча прокуратура тарафыннан җитәкчеләр һәм җаваплы кешеләргә карата административ хокук бозулар турында эш кузгатылды, әлеге кагыйдә бозу очракларын бетерү буенча судка мөрәҗәгать итте.

Азнакай шәһәр прокуратурасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның кайбер сәүдә нокталарында янгын кагыйдәләре сакланмый