Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның җиңел атлетлары республика чемпионатында өченче урынны яулады

Казан шәһәрендә спортның җиңел атлетика төре буенча берьюлы берничә ярышлар үтте: 20 яшькә кадәргеләр арасында кышкы шәхси-команда ТР чемпионаты һәм республика беренчелегенә бәйгеләр, ветераннар арасында ТРның ачык кышкы чемпионаты. Ярышларда Татарстанның төрле почмакларыннан 350 спортчы, шул исәптән Азнакайның "Лидер" спорт мәктәбенә йөрүчеләр катнашты. Өч көн дәвамында алар үз яшь төркеме...

Казан шәһәрендә спортның җиңел атлетика төре буенча берьюлы берничә ярышлар үтте: 20 яшькә кадәргеләр арасында кышкы шәхси-команда ТР чемпионаты һәм республика беренчелегенә бәйгеләр, ветераннар арасында ТРның ачык кышкы чемпионаты.

Ярышларда Татарстанның төрле почмакларыннан 350 спортчы, шул исәптән Азнакайның "Лидер" спорт мәктәбенә йөрүчеләр катнашты.

Өч көн дәвамында алар үз яшь төркеме буенча бәйгеләрдә җиңү өчен көрәштеләр. "Лидер"ның кичәге шәкертләре, бүген Казанның төрле югары уку йортларында белем алучы Илназ Шәрифуллин көмеш һәм бронза медальләр, Виктория Бәхтиярова бронза медальгә лаек булдылар.

Төрле программаларда Назим Гарипов, Илназ Минниханов, Закир Сәлифов, Искәндәр Илалетдинов, Светлана Ананьева, Булат Хафизов, Айнур Шиһапов шәхси рекордлар куйдылар.

Ветераннар арасында Илһам Сәлифов биеклеккә сикерүдә һәм Лилия Хафизова йөгерү, сикерүдә республика чемпионнары булдылар. Командалар арасында азнакайлылар авыл районнары арасында өченче урынны яулады.

Фото http://vk.com/sharifulla94

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның җиңел атлетлары республика чемпионатында өченче урынны яулады