Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның Җиңү паркында 800ләп агач утыртылган

Октябрь аенда агач утырту көне уздыру менә берничә ел инде Татарстаныбызда, шул исәптән Азнакайда да күмәк, изге йолаларның берсенә әверелде. Узган җомгада район башлыгы Марсель Шәйдуллин инициативасы белән район җитәкчеләре шәһәребезнең Җиңү паркына агач утыртырга чыктылар. Җомга көнне кылынган бу изге гамәлне Марсель Зөфәр улы бисмилла әйтеп башлады. - Илгә...

Октябрь аенда агач утырту көне уздыру менә берничә ел инде Татарстаныбызда, шул исәптән Азнакайда да күмәк, изге йолаларның берсенә әверелде. Узган җомгада район башлыгы Марсель Шәйдуллин инициативасы белән район җитәкчеләре шәһәребезнең Җиңү паркына агач утыртырга чыктылар.


Җомга көнне кылынган бу изге гамәлне Марсель Зөфәр улы бисмилла әйтеп башлады.
- Илгә Җиңү алып кайткан якташларыбыз истәлеген мәңгеләштереп, Җиңү паркында бүгенге район җитәкчеләренең бер эзе булып, шаулап үссеннәр агачлар, - диде ул. - Барлык азнакайлыларның ял итү, хәтерләрне яңарту, яшь буынны патриотик хисләрдә тәрбияләү урыны итеп, паркны менә шулай бергәләп төзик, яшелләндерик. Киләсе язда биредә монументлар, скульптуралар, хәрби техника да урын алыр.


Нәкъ үзәктә урнашачак төп һәйкәл нинди булыр? Азнакайда рәссамнар, сәләтле кешеләр күп, бу нәүбәттән бәйге игълан ителгән, иҗади эшләр жюри хөкеменә тапшырылып, арада иң яхшысы сайлап алыныр. Җиңү бәйрәменә, шәт, һәйкәл үзе дә калкыр.

Җитәкчеләребезнең хәрәкәтенә күз дә иярми. Уңдырышлы туфраклы иркен чокырларга изге теләкләр әйтеп юкә агачлары утыртылды. Шулай итеп, аз гына вакыт эчендә әлегәчә буш торган урында тулы бер аллея пәйда булды.


Әнә ничек көннән-көн матурлана, яшелләндерелә ба-ра Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан төзелүче яңа парк. Әле кайчан гына ташландык булып яткан бу урынны хәзер танымыйсың да: янәшәсендә Кара елга яры заманча "күлмәк кигән", агач-куаклар аны тагын да ыспайландырган, утыргычлар биредә туктап, хозурланып, ял итеп алырга дәшә төсле.


Парк эчендә «МППБиО» хезмәткәрләре дә мәш килә. Берәүләре агачлар утырта, икенчеләре түтәлләр ясый. Газоннарның 6сында лалә чәчәкләреннән торган йолдызлар калыкса, 2сендә чәчәкләрдән "70 ел" дигән язу булачак. Язын биредә петуния, бархатцы кебекләре дә өстәлер.
-Азнакаебызның йө-зек кашы хәзер шушы парк булыр, тәгаен, - ди чәчәкләргә урын әзерләп, җир йомшарткан эшчеләрнең берсе Валерий Миронов.


Мөдирә Кәримова җитәкчелегендәге 20 кешелек бригада шәһәр урамнарында 10 мең лалә утыртырга өлгергән инде, биредә алар 20 меңнән дә артачак. Паркта әлегәчә 800ләп агач үз урынын алган.


-Куак-агачларның төрлесен утырттык, - ди предприятие директоры Валерий Тимиряев. -Татар чаганы, имән, чыршы, миләш... Бүген менә бер бригадабыз урманнан юкә агачлары алып кайтты, алар 350 ләп төп утыртылачак.


Инде көзге шәлләрен салып, шәрәләнергә өлгергән булсалар да, әле генә утыртылган агачлар урыны күзгә күренеп матураеп калды. Җомга көнендә бисмилла әйтеп башланган, күңел җылысы салынган эш булганга шулай ул...

Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның Җиңү паркында 800ләп агач утыртылган