Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның авылларында узучы җыелышларда оешма җитәкчеләре дә катнашырга тиешлеге ассызыкланды

Үткән елга йомгак ясап, алга бурычлар билгеләп авыл биләмәләрендә халык белән район җитәкчеләренең очрашуларын үткәрү матур гадәткә керде. Хисап җыелышлары инде узган елның соңгы көннәрендә үк башланып, алар февраль урталарына кадәр дәвам итәчәк. Мондый очрашуларда халык белән эшләүче оешмалар һәм бүлекләр җитәкчеләре дә катнашырга, тормыш-көнкүрештә, төрле хезмәт күрсәтү өлкәләрендә килеп...

Үткән елга йомгак ясап, алга бурычлар билгеләп авыл биләмәләрендә халык белән район җитәкчеләренең очрашуларын үткәрү матур гадәткә керде. Хисап җыелышлары инде узган елның соңгы көннәрендә үк башланып, алар февраль урталарына кадәр дәвам итәчәк.

Мондый очрашуларда халык белән эшләүче оешмалар һәм бүлекләр җитәкчеләре дә катнашырга, тормыш-көнкүрештә, төрле хезмәт күрсәтү өлкәләрендә килеп туган сорауларга урында ук җавап алынырга, ачыклык кертелергә тиешлеге төп бурыч итеп куелды.

Дүшәмбе көнне узган киңәшмәдә район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин район җитәкчелеге тарафыннан куелган бу таләпнең һәр җыелышта да үтәлеп бетмәвен, җаваплы затларның аларда катнашмау очраклары булуын тәнкыйтьләде, мәсьәләне кабыргасы белән куеп, оешмалар җитәкчеләре яки аларның урынбасарларының, вәкилләренең авыл биләмәләре хисап җыелышларында һичшиксез катнашырга тиешлеген, халыкның бер генә соравы да җавапсыз калырга тиеш түгеллеген ассызыклады.

Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның авылларында узучы җыелышларда оешма җитәкчеләре дә катнашырга тиешлеге ассызыкланды