Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның 6 нчы урта мәктәбенең 6 нчы “Б” сыйныф укучылары әниләргә мәдхия җырладылар

"Җир йөзендә иң шәфкатьле, иң сөйкемле, иң назлы Кеше кем ул? Әни, әнием, әнкәй! Иң җылы, йомшак куллар да әниләрдә, иң ягымлы елмаючы, елаганда кочагына алып юатучы, синең өчен җанын да бирергә әзер Кеше дә ул - Әни". Азнакайдагы 6 нчы урта мәктәпнең 6 нчы "Б" сыйныфы укучылары оештырган матур...

"Җир йөзендә иң шәфкатьле, иң сөйкемле, иң назлы Кеше кем ул? Әни, әнием, әнкәй! Иң җылы, йомшак куллар да әниләрдә, иң ягымлы елмаючы, елаганда кочагына алып юатучы, синең өчен җанын да бирергә әзер Кеше дә ул - Әни". Азнакайдагы 6 нчы урта мәктәпнең 6 нчы "Б" сыйныфы укучылары оештырган матур кичәдә кунакка килгән әниләр өчен әнә шундый матур сүзләр яңгырады. Класс җитәкчеләре Эльвира Фәхразова бәйрәмгә килгән барлык әни-әбиләрне Әниләр көне белән тәбрикләп, шундый игелекле, тәртипле балалар үстерүләре өчен зур рәхмәтен белдерде.

Ә балалар артистлардан бер дә ким түгел. "Буратино" булып алган Айдар Кәлимуллин һәм "Мальвина" - Ләйсән Гайфиева, Эльвина Шәрәфетдинова, Данил Насыйров бәйрәмне шулкадәр мавыктыргыч, кызыклы итеп алып бардылар ки, әниләр аның ничек узуын сизми дә калдылар. Укучылар әниләргә матур-матур шигырьләр сөйләделәр, җырлап-биеделәр дә. Кыскасы, әниләргә мәдхия җырладылар. Ахырдан әле әниләренең кадерен белергә, сүзләрен тыңларга, яхшы укырга, үзләрен үрнәк тотарга, авыр чакларда таяныч булырга сүз бирделәр. Соңыннан гөрләшә-гөрләшә бергәләп чәй эчтек.

Бәйрәм ахырында әниләрнең йөзе кояш нурыдай балкый иде инде. Без әти-әниләр, сыйныф укучылары, укытучылар әледән-әле очрашып, кайгы-шатлыкларыбызны бергә уртаклашып, зур бер гаилә кебек яшибез. Сыйныф җитәкчесенең кайгыртучан, балаларыбызга йөрәк җылысын кызганмаган Эльвира Ринат кызы булуы белән бик бәхетлебез. Әлеге онытылмаслык, матур бәйрәм дә безнең күңелләрдә бик озак сакланыр әле.

Әти-әниләр исеменнән

Динара КӘЛИМУЛЛИНА


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның 6 нчы урта мәктәбенең 6 нчы “Б” сыйныф укучылары әниләргә мәдхия җырладылар