Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Азнакайнефть”нең идарә бинасы ашханәсендә “ут чыкты”

Авыр хәлдә калмыйм дисәң, чарасын алдан хәстәрләргә кирәк. Җитештерү объектларында даими өйрәнүләр үткәрү гадәттән тыш хәлләрне кисәтүнең иң кулай юлы. "Азнакайнефть" идарәсе баш инженерының хезмәтне саклау һәм җитештерү куркынычсызлыгы буенча беренче ярдәмчесе, бүлек башлыгы Таһир Шәймәрданов моны яхшы аңлый. Өйрәнүләрнең чираттагысы идарә аппараты хезмәткәрләре катнашында узды. Әлеге мөһим чара "Татнефть"...

Авыр хәлдә калмыйм дисәң, чарасын алдан хәстәрләргә кирәк. Җитештерү объектларында даими өйрәнүләр үткәрү гадәттән тыш хәлләрне кисәтүнең иң кулай юлы.
"Азнакайнефть" идарәсе баш инженерының хезмәтне саклау һәм җитештерү куркынычсызлыгы буенча беренче ярдәмчесе, бүлек башлыгы Таһир Шәймәрданов моны яхшы аңлый. Өйрәнүләрнең чираттагысы идарә аппараты хезмәткәрләре катнашында узды. Әлеге мөһим чара "Татнефть" ААҖ җиткергән график нигезендә елга ике мәртәбә оештырыла.
…Иртәнге сигез сәгать утыз минутта идарә бинасы ашханәсендә "ут чыгып", эш ритмын үзгәртергә мәҗбүр итте. Янгын турында беренче булып махсус датчиклар хәбәр җиткерде. Нормативта каралган 3 минуттан шактый алда биналардагы кешеләр тышка чыгарылды. Озак та үтми янгын сүндерү часте машиналара да килеп җитте. Сугышчылар тиз арада махсус киемнәргә киенеп, су бирә торган җиңсәләре белән эчкә - янгын үзәгенә үтте. Санаулы минутлар эчендә куркыныч бетерелде дә. Шуннан соң гына утның тулысынча сүндерелүе, өйрәнүләрнең тәмамлануы турында хәбәр бирелде…
Соңыннан Таһир Мияссәр улы идарә аппараты хезмәткәрләре белән өйрәнүләргә анализ ясады. Мондый чараларның ни дәрәҗәдә кирәклеген һәм мөһимлеген аңлатты. Уен вакытында җибәрелгән хаталарга тукталды.
24нче янгын сүндерү часте начальнигы урынбасары Александр Никулин үз чыгышында төзелештә кулланылган заман технологияләре материаллары, оргтехника һәм мебель янганда чыккан газдан кешеләрнең күпләп агулану, хәтта һәлак булу мөмкинлекләре турында кисәтте.
Янгынның зур афәтләр китереп чыгару мөмкинлеге һәркемгә билгеле. Аны булдырмау чаралары, саклану алымнарын өйрәнүгә җиңел караш һич кенә дә гафу ителми. Шуңа да янгын белән көрәшкәнче аны булдырмый калу чараларын алдан күрү отышлы гамәл. Моны һич кенә дә истән чыгарырга ярамый!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Азнакайнефть”нећ идарә бинасы ашханәсендә “ут чыкты”