Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлыларга июнь аена халык сынамышлары

Июньдә иртән су буйлап томан агыла икән, кояшлы яхшы һава булачак. 

Әгәр сандугач төне буе сайрый икән, икенче көнне көчле җил булачак. 
Июнь ае җылы булса, уңыш яхшы булачак. 
Июнь аенда яңгырдан соң Салават күпере пәйда булса, һава торышы бик озак вакыт җылы булачак. 
Төнлә яшен еш булса, уңыш мул булачак. 
Әгәр тургай үз оясын җирдә кора икән, җәй бик коры булачак, ә агачта корса, яңгырлы була. 
Әгәр миләш соң чәчәк ата икән, көз озын булачак. 
Июньдә томан еш булса, гөмбәләр күп булачак. 
Карлыгач җәй башлый, сандугачтан җәй тәмамлана. 
Июнь аенда чәчәкләр чәчәк ата, сандугачлар җырлый, июнь аенда күңелле, ә ризык аз. 
Июньдә иртән су буйлап томан агыла икән, кояшлы яхшы һава булачак. 
Чәчәк атучы миләшкә бал кортлары күп җыелса, икенче көнне һава торышы яхшы булачак.


5 июнь көнне кыярны ачык җиргә күчерәләр. Шуннан соң соң кыяр утыртмыйлар.
6 июньнән чын җәй башлана. Моннан соң кыраулар төшми. Бу көнне, гадәттә, гөлҗимеш чәчәк ата.
7 июнь көнне юкә чәчәк ата. Үрдәкләр туктаусыз бакылдашса, яңгыр явар.
8 июнь балыклар су өстенә чыгып уйнаса, тиз генә яңгыр яумас.
9 июнь көнне урман җилсез шауласа – яңгырга. Төнге чык озак кипмәсә – яшенгә.
10 июнь – көн тыныч, җилсез булса – мул уңыш көт.
11 июнь – күке кычкырса, алдагы ике-өч көндә көннәр матур торыр.
12 июнь көнне мул чык төшсә, аяз көнгә. Кичтән чык төшмәсә, иртәгә яңгыр явар.
13 июнь көнне яңгыр яуса, кыш суык килер.
14 июнь көнне иртән салават күпере чыкса, тагын яңгыр явар. Иртән кояш агарып чыкса да – яңгырга.
15 июнь көнне һава торышы матур булса, сентябрь җылы килер.
16 июньдә иртәнге томан су өстенә җәелсә, кояшлы көн көтә.
17 июньдә яңгыр яуса, ул ике-өч көнгә сузыла.
18 июнь көнне үлән гадәттәгедән хуш ислерәк булса – яңгырга.
19 июньнән соң чүп үләннәре үсеше акрыная.
20 июнь көнне эссе булса, арыш уңар.
21 июньдә күк күкрәсә – яңгыр тузанны гына басар. Күк күкрәп, яшен яшьнәсә – көчле яңгырга.
22 июнь – иң озын көн, иң кыска төн. Бу көнне печәнгә төшкәннәр. Җир җиләге пешә башлый.
23 июнь көнне салават күпере чыкса, икмәк мулдан булмый.
24 июнь көнне томан су өстенә җәелсә, гөмбә уңар.
25 июнь – черки һәм озынборыннар багана булып өскә күтәрелсә, иртәгесен коры көн булыр.
26 июнь көнне бал кортлары иртәдән эш башласа, көннәр матур торыр.
27 июнь көнне бакаларның коры җирдә сикерешүен күрсәгез, яңгыр көтегез.
28 июнь – иртәдән кыздырса, кичкә яшенле яңгыр булачак.
29 июнь көнне яңгыр яуса, аның тамчысына карагыз. Әгәр эре икән, ул иртәгә яумый, вак, пыскып торса, бер-ике көн дәвам итә.
30 июнь көн аяз булса, җылы көз килә. Яңгыр яуса, көз дә яңгырлы була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев