Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар, балаларга янгын куркынычсызлыгы турында сөйләгез әле!

Гаилә тәрбиясендә еш кына балаларның ут белән шаяруына игътибар бирелми.

Балаларның утка табигый тартылуы ата-аналар күз уңаеннан ычкындырылмаска тиеш. Нәкъ менә алар беренче булып сабыйларга утның куркыныч көч булуы, саксыз кулланганда коточкыч фаҗигаләргә китерүе хакында сөйләргә тиеш. Кайвакыт алар үзләре үк балаларга шырпы белән уйнарга шартлар тудыралар. Шуңа күрә, сабый баланы өйдә ялгызын гына калдырганда, ата-аналар аны куркыныч астына куялар. Әгәр шунда кечкенә кулларга шырпы да килеп керсә, фаҗига котылгысызга әверелә.

Күп очракта кешеләр, бигрәк тә балалар, янгында югары температурада түгел, ә яну продуктларының агулы төтененнән тончыгып үләләр. Бу янгын вакытында нишләргә кирәклеген белмәүдән килеп чыга. Балалар янгын вакытында урамга чыгып йөгерәсе урынга өй эчендә яшеренәләр. Төтенле бүлмә эченнән балаларны эзләп табу бик кыен була.

Ата-ананың бурычы баланы куркынычсызлык таләпләре белән таныштыру, кирәкле белемнәр белән коралландыру.

Көнкүрештә янгын куркынычсызлыгының элементар нормаларын балага кече яшьтән үк өйрәтергә кирәк. Бала ут белән уйнауның хәтәр булуы турында гап-гади хакыйкатьне үзләштерергә тиеш.

 

24 янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев