Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылылар балык тотуда ярышты

Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин башлангычында районыбызда янә өр-яңа бәйгегә нигез салынды. Иң шәп балыкчыларны ачыклау ярышлары чын мәгънәсендә халык бәйрәменә әверелде. Һәвәскәр балыкчыларга көч-куәт биреп торырга аларның гаиләләре дә җыелышып килгән. Әгерҗе авылы янәшәсендәге зур буа бу көнне шау-гөр килеп торды. Бәйгедә катнашучыларның яше чикләнмәгәнлектән, анда олысы-кечесе - 10...

Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин башлангычында районыбызда янә өр-яңа бәйгегә нигез салынды. Иң шәп балыкчыларны ачыклау ярышлары чын мәгънәсендә халык бәйрәменә әверелде.

Һәвәскәр балыкчыларга көч-куәт биреп торырга аларның гаиләләре дә җыелышып килгән. Әгерҗе авылы янәшәсендәге зур буа бу көнне шау-гөр килеп торды.

Бәйгедә катнашучыларның яше чикләнмәгәнлектән, анда олысы-кечесе - 10 яшьлекләрдән алып 80нән өстәгеләргә кадәр, теләге булган һәркем катнашты.

Әлбәттә, һәр ярышка хас булганча, монысының да үз таләп-кагыйдәләре эшләнгән һәм һәр конкурсант бу шартларны үтәргә тырышты да.

49 һәвәскәр балыкчының кармаклары тамашачыларның кызыксынучан карашы астында бер алынды, бер салынды, аларга бераз "ялындырып" эреле-ваклы табаннар, алабугалар эләгә торды, ә менә карп койрыгын гына күрсәтте. Яр читендә аяк басар урын калмады: ир-егетләр, хатын-кызлар, яшь-җилкенчәк, бала-чага балык тотып мәш килде.

Мондый бәйрәм ухасыз була димени! Мәктәп туклану комбинатының аш-су осталары аны телеңне йотарлык итеп әзерләп тә өлгерде.

Сыйланып, үзешчәннәр концертын тамаша кылып алгач, күңелләр тагын да күтәрелеп китте. Әйе, бәйге-бәйрәмне район башкарма комитеты, мәдәният, спорт һәм туризм идарәләре һәр нечкәлекне күздә тотып, бик үзенчәлекле оештырган.

Шәһәрнең балыкчылар өчен кирәк-яраклар белән сәүдә итү кибетләре хуҗалары да матди ярдәмне җәлләмәгән, булдыра алганча өлеш керткәннәр.

- Быел мондый бәйгеләр тагы да үтәр әле, - ди аны оештыручыларның берсе - район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура буенча урынбасары Рәмис Ханнанов (ул үзе дә "стажлы" балыкчы). - Район җитәкчелеге шундый фикердә, әнә, халык та ничек ошатты, рәхәтләнеп күңел ачалар.

Шулай итеп, район башлыгының өч кубогына барлык шартларны уңышлы үтәп, Н.Гыйләҗев (1 кг 250 грамм балык тотты), Р.Сәлахов (730 грамм), А.Таҗиев (515 грамм) лаек булды. Иң эре балык В.Мәҗитовка эләксә, иң вагы белән М.Лотфуллин, А.Таҗиев мактана алды.

Гүзәл затлардан Э.Таҗиевага балык тотуда тиңнәр булмады. Ярышларның иң яшь катнашучысы Рафаэль Гыйздәтуллин булса, өлкәннәр арасында Фәрәгать Миргасимов иде. Бүләкләр һай, саллы булды: су астында электронлы балык эзләвеч дисеңме, яхшы сыйфатлы кармаклар, балыкчыга башка төр кирәк-ярак...

- Районда һәвәскәр балыкчылар клубы ачу буенча да эшләр башланды, - ди бәйгене үткәрүдә янып-көеп йөргән балыкчы Әнис Низаметдинов. - Аңа иң яхшы исем һәм символика уйлап табуга бәйге игълан ителде. Теләге булган һәркем үз вариантларын язып, шәһәрнең балыкчылар өчен кирәк-яраклар сату кибетләрендәге махсус тартмаларга салып китсен. Клуб төрле бәйгеләр, гаиләләр белән бергәләп ял чаралары оештыру белән мәшгуль булачак.

Менә шулай, карп туган, киләчәктә һәвәскәр балыкчыларыбыз тагын да артып, койрыгыңнан бер эләктерәчәкләр әле, үртәп кенә китә алмассың!

Лиза Нур

Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылылар балык тотуда ярышты