Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлыларны ни борчый?

Расих Шәкүров, Азнакай шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе: - Халыкта: чисталык чистарткан җирдә түгел, чүпләмәгән урында була, дигән бик дөрес әйтем бар. Без шәһәр биләмәсен чүп-чардан арындыру буенча даими һәм җитди эш алып барабыз. Таләп ителгән һәм мөмкин булган һәр җирдә контейнерлар куелган. Бу мәсьәләдә аеруча борчыганы - шәһәр янындагы гараж...

Расих Шәкүров, Азнакай шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе:

- Халыкта: чисталык чистарткан җирдә түгел, чүпләмәгән урында була, дигән бик дөрес әйтем бар. Без шәһәр биләмәсен чүп-чардан арындыру буенча даими һәм җитди эш алып барабыз. Таләп ителгән һәм мөмкин булган һәр җирдә контейнерлар куелган. Бу мәсьәләдә аеруча борчыганы - шәһәр янындагы гараж һәм бакчачылык ширкәтләрендәге тәртипсезлек. Аларда чүп җыюның аерым урыннары булса да, халык белмиме, әллә белергә теләмиме, кирәкмәгән әйберләрен, кискән агачларын теләсә кая чыгарып өя. Әлеге законсыз чүплекләр тирә-ягыбызның матурлыгын боза, табигатебезгә әйтеп бетергесез зыян китерә. Кемдер килеп кисәткәнне, штраф салганны көтеп тормыйк, үзебез яшәгән урында тәртип булдырыйк!

Гөлшат Сәхапова, шәһәрдә яшәүче:

-Без, бер төркем яшь аналар, көн дә диярлек нәни балаларыбыз белән шәһәрдә йөрергә яратабыз, аның көннән-көн гүзәлләнүен күреп сөенәбез. Аннан соң тамак ялгарга Сөембикә урамындагы "2 Pizza" кафесына юнәләбез. Тик аның янындагы сазлык, сулы чокырларны күрү шәһәрдә алган бөтен матур тәэсирләребезне юып төшерә. Баксаң, "Водоканалсервис"ның Азнакай ПТСы биредә ремонт эшләре уздырган һәм урынын тәртипкә китерергә "оныткан". Бу кимчелекләре турында аларның исләренә кем төшерер икән?

Фәридә Сәлимгәрәева, Гагарин урамындагы 3нче йортның 1нче подъездында яшәүче:

- Подъезд тәрәзәләрен алыштырганга айдан артык вакыт узды. Искеләрен алып китмәделәр, этаж мәйданчыкларында калдырдылар һәм ... оныттылар. Бу турыда үзебезнең ТСЖга 6, департаментка 2 тапкыр шалтыратканнан соң гына аларны җыеп, 1нче катка төшерделәр. Бәлки якын арада алып та китәрләр әле...

Ул да булмады, моңа кадәр тәртипле подъездыбызның чисталыгын йортыбызга яңа күченүчеләр бозды - алыштырган фатир тәрәзәләрен, ремонт «калдыкларын» 4нче кат мәйданчыгына тутырды. Хуҗалары безнең кисәтүләрне санга сукмый. Бәлки "Универсал" ширкәте идарәсе чарасын табар?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлыларны ни борчый?