Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар караңгыдан курка: сәгать үзгәрешенә карата фикерләр

Соңгы вакытта сәгать тирәсендә, ягъни мәсәлән, аны җәйге вакыттагыча тотумы, кышкысына күчү яхшыракмы булуы турында бәхәсләр куерганнан куера. Мәгълүм булганча, бу күчешне Олимпиада белән дә бәйлиләр. Ягъни Европа илләре белән Россия арасындагы өч сәгать­лек вакыт аермасы чит ил тамашачысына уеннарны күзәтеп барырга комачау итәчәк икән. Ә менә азнакайлылар кышкы вакытка...

Соңгы вакытта сәгать тирәсендә, ягъни мәсәлән, аны җәйге вакыттагыча тотумы, кышкысына күчү яхшыракмы булуы турында бәхәсләр куерганнан куера. Мәгълүм булганча, бу күчешне Олимпиада белән дә бәйлиләр. Ягъни Европа илләре белән Россия арасындагы өч сәгать­лек вакыт аермасы чит ил тамашачысына уеннарны күзәтеп барырга комачау итәчәк икән. Ә менә азнакайлылар кышкы вакытка күчүгә ничек карый? Шул хакта фикерләр белән кызыксынып шәһәрдәшләребезгә мөрәҗәгать иттек.

Ниһат Мозаффаров, нефть тармагы ветераны:

-Вакытны табигый халәтенә кайтарырга кирәк. Безнең организм белән кояш идарә итә, ә ул - иң төгәл биологик вакытны билгеләүче җисем. Хәзер бу вакыт күпкә соңрак йөри. Моны өлкәннәр намаз вакытларының үзгәрешеннән дә сизә.

Әлфия,16 яшь, мәктәп укучысы:

-Иртән мәктәпкә барганда караңгы булса да, кич түгәрәкләргә, спорт секциясенә, консультацияләргә йөрергә рәхәт, чөнки кайтканда дөм караңгы булмый. Минем үземә хәзерге вакыт бик ошый.

Ихсан Шәрифуллин, 82 яшь:

-Без инде карчыгым белән олы яшьтәге кешеләр, кичлегебез бик юк. Сигез тулуга йокларга ятабыз, мал-туар карыйсы булмаса да иртән дүрттә, биштә үк торабыз, чөнки йокы инде туйган була. Безгә сәгать теле алышынса ни дә, алышынмаса ни...

Фәния, өч бала анасы:

- Бакчага йөрүче кечкенә улыбызны иртән уятуы яман. Һич торасы килми. Моңа тышта әле бик караңгы булу да тәэсир итә торгандыр. Без бакчага барганда да яктырмый әле. Кайтарсыннар сәгатьне элеккеге вакытка, сабыйлар йокыларын йоклар ичмасам. Иртәнге якта ул бигрәк тә тәмле бит.

Азнакайлы (сайттан фикер):

- Минемчә, яки кышкы вакытка, яки вакыт алыштыра башлаганга кадәр булган вакытка күчәргә дә, яңадан баш катырмаска, шул вакытта калырга! Иртән эшкә, укучылар мәктәпкә барганда бигрәк караңгы бит. Башкалада сәгать 9 га гына эшкә йөргән кешегә бәлки бер кыенлыгы да юктыр җәйге вакытның, ә бит авыл җирендэ кышкы айларда иртән дөм карангы, көтүе белән йөргән этләрне дә уйласаң... Мин үзем кышкы вакытка күчү ягында.

Без бу сорауны район үзәк сырхауханәсе табибларына да юлладык.

Аларның төп фикере шуннан гыйбарәт: вакыт үзгәртүнең кеше организмына тәэсирен максатчан медицина тикшерүе үткәреп, фәнни өйрәнүләр алып барып кына әйтеп була. Берәүләр бу күчешнең үзенә начар йогынтысын сизсә, икенчеләре уңай кабул итәргә мөмкин. Һәр кешенең организмы үзенә генә хас үзенчәлекләргә ия.

Бу темага сөйләшүне дәвам итәбез, хөрмәтле газета укучыларыбыз. Ә Сез ничек уйлыйсыз? Фикерләрегезне көтеп калабыз. Языгыз, шалтыратыгыз!

Сораштырды: Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар караңгыдан курка: сәгать үзгәрешенә карата фикерләр