Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар икмәк уңышы буенча республикада беренче урында бара

Рәсемдә: "Марс" ҖЧҖнең алдынгы комбайнчысы Илдар Хәйруллин "Акрос" комбайны белән 13750 центнер ашлык суктырды. Ә Илмир елның-елында әтисенә ярдәмгә килә, комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. Хуҗалыкларда уракның иң кызган чоры. Бүгенге көндә районда 70 проценттан күбрәк мәйданда урып-җыю эшләре тәмамланган. Табигать шартлары да уңай булып, шундый темплар белән барганда, уракны август...

Рәсемдә: "Марс" ҖЧҖнең алдынгы комбайнчысы Илдар Хәйруллин "Акрос" комбайны белән 13750 центнер ашлык суктырды. Ә Илмир елның-елында әтисенә ярдәмгә килә, комбайнчы ярдәмчесе булып эшли.

Хуҗалыкларда уракның иң кызган чоры. Бүгенге көндә районда 70 проценттан күбрәк мәйданда урып-җыю эшләре тәмамланган. Табигать шартлары да уңай булып, шундый темплар белән барганда, уракны август ахырына төгәлләргә, дәүләткә икмәк тапшыру йөкләмәсен үтәргә тулы мөмкинлегебез бар.

Мәгълүм булганча, азнакайлылар икмәк уңышы буенча (уртача 27 центнер) республикада беренче урында бара. Тулаем җыем һәм эш темплары буенча да алдынгылар сафында.

Бүгенге көндә хуҗалыклар тиешле технологияләрне саклап, үзвакытында сыйфатлы итеп көзге чәчү эшләрен башкарып чыгу өчен бар тырышлыгын куя. Узган атнада "Туйкә" ҖЧҖ басуларында тракторлар гөрелтесе астында үткән семинар-киңәшмәдә сүз, нигездә, әнә шул хакта барды. Быел азнакайлылар уҗым культураларын чәчүне тагын да арттырып, 20 мең гектарга җиткерергә планлаштыралар һәм ялгышмыйлар да, быел көзге культуралардан алынган мул уңыш моның ачык дәлиле булып тора.

Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов һәм авыл хуҗалыгы белгечләре үз чыгышларында әлеге әһәмиятле кампаниягә бик җаваплы карарга чакырдылар. Юкка гына безнең бабаларыбыз: "Ни чәчсәң, шуны урырсың", димәгәннәр шул.

Күңелләрне сөендереп, басуларда 2-3әр метрлы кукурузлар өлгерде. Аларны силоска салу бүгенге көндә төп бурычларның берсе булып тора.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА, автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар икмәк уңышы буенча республикада беренче урында бара