Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар да сынатмады

Узган атнада 89 нчы һөнәр лицее базасында ТРның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына караган учреждениеләр хезмәткәрләре арасында мини футбол буенча спартакиада үтте. Анда республика районнарыннан 9 команда катнашты. Лицейда укучылар көче белән махсус әзерләнгән концерттан соң, командалар арасында ярыш башланды. Анда баулылар аеруча өстенлек алып, җиңү яуладылар. Икенче урында...

Узган атнада 89 нчы һөнәр лицее базасында ТРның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына караган учреждениеләр хезмәткәрләре арасында мини футбол буенча спартакиада үтте. Анда республика районнарыннан 9 команда катнашты.

Лицейда укучылар көче белән махсус әзерләнгән концерттан соң, командалар арасында ярыш башланды.

Анда баулылар аеруча өстенлек алып, җиңү яуладылар. Икенче урында - Бөгелмә командасы. Азнакайлылар да сынатмады - өченче урынга чыкты. Җиңүгә омтылыш күрсәткән Әлмәт командасы да котлаулар кабул итте. Сарман, Ютазы, Мөслим спортчылары да уенда осталыкларын күрсәттеләр.

Учреждениеләр хезмәткәрләре арасында сәламәт яшәү рәвешен җәелдерүгә юнәлтелгән мондый бәйге тәүге тапкыр үтте. Футбол тамашасы җанатарларга бик ошады. Шәт, бу очрашуларның соңгысы булмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев