Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайга пауэрлифтинг буенча Россия чемпионнарының да килүе көтелә

Азнакай шәһәрендә генә түгел, авыл җирлекләрендә дә спорт чаралары, аның кышкы төре буенча да, спортзалларда да ярышлар әледән-әле үтеп тора. Март башында һәр елны күренекле райондашларыбыз, күп кенә спортчыларыбызның шәкертләре булган Рәис Кәримов һәм Рәфис Ярмиев истәлегенә милли көрәш бәйгеләре үткәрү матур гадәткә керде. Өлкәннәр һәм яшьләр арасында оештырылучы әлеге...

Азнакай шәһәрендә генә түгел, авыл җирлекләрендә дә спорт чаралары, аның кышкы төре буенча да, спортзалларда да ярышлар әледән-әле үтеп тора.

Март башында һәр елны күренекле райондашларыбыз, күп кенә спортчыларыбызның шәкертләре булган Рәис Кәримов һәм Рәфис Ярмиев истәлегенә милли көрәш бәйгеләре үткәрү матур гадәткә керде.

Өлкәннәр һәм яшьләр арасында оештырылучы әлеге турнирлар 1 март көнне Урсай гомумбелем бирү мәктәбе базасында 10.00 сәгатьтә үтәчәк. Келәм батырлары быел да сынатмас, дип ышанабыз.

Ә 1 март көнне 10.00 сәгатьтә район-шәһәр Мәдәният йортында пауэрлифтинг буенча аерым күнегүләрдә (яткан килеш штанга этү) республиканың көньяк-көнчыгыштагы шәһәр-район спортчылары арасында "Шифа" спорт-сәламәтләндерү комплексы призына III Кубок ярышлары оештырыла.

Анда 10 яшьтән алып спортчылар катнаша ала. Ярышка пауэрлифтинг буенча Россия чемпионнарының да килүе көтелә.

Фото http://www.yugopolis.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайга пауэрлифтинг буенча Россия чемпионнарының да килүе көтелә