Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда зур экологик бәйрәм узачак

31 июльдә Азнакайның Ишкәев исемендәге ял паркында 14.00-18.00 сәгатьләрдә “Татарстанда чиста булачак!” экологик акциясе уздырыла.

Бәйрәмдә лекторияләр, икенчел чималдан әйберләр ясау буенча мастер-класслар, уеннар, конкурслар, оештыручылардан призлар һәм бүләкләр, күңелле концерт программасы булачак.

Шулай ук дамарка – кирәкмәгән әйберләрне тапшыру һәм үзеңә ошаганнарын сайлап алу пункты да эшләячәк.

Әлеге акция Россия Федерациясе Президенты грантын кулланып, республиканың Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы, район хакимияте ярдәмендә ”Чиста булачак” төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы тарафыннан уздырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев