Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда юл-транспорт фаҗигаләре

Сирин РАЙМАНОВ, ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы вазифасын башкаручы Транспорт чаралары куркынычсызлыгы, бигрәк тә югары тизлек һәм каршы як юл тасмасына чыгу белән бәйле таләпләрне санга сукмау төзәтеп булмаслык авыр нәтиҗәләргә китерә. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын булдырмау өчен, кышкы чорга керү белән, машина көпчәкләренең сыйфатына, аларның дөрес урнаштырылуына аерым игътибар бирергә кирәк. 6,...

Сирин РАЙМАНОВ, ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы вазифасын башкаручы
Транспорт чаралары куркынычсызлыгы, бигрәк тә югары тизлек һәм каршы як юл тасмасына чыгу белән бәйле таләпләрне санга сукмау төзәтеп булмаслык авыр нәтиҗәләргә китерә. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын булдырмау өчен, кышкы чорга керү белән, машина көпчәкләренең сыйфатына, аларның дөрес урнаштырылуына аерым игътибар бирергә кирәк.
6, 7 декабрь көннәрендә республика юлларында 8 кешенең гомерен өзгән 3 юл-транспорт фаҗигасе күпләрнең күңелен тетрәндергәндер. Алар, башлыча, машина көпчәкләренең кышкы табигать шартларына туры килмәве, ягъни тырнаксыз булуы яки ашалып бетүе, протекторларының шомаруы, өстәвенә тәгәрмәчләрне резинадагы каршылык сырлары буенча дөрес урнаштырмау аркасында килеп чыккан.
Карлы, бозлавыклы юлларда протекторлары ашалган, тырнаксыз, күчәрләренә төрле маркадагы көпчәкләр куелган машина белән йөрергә ярамаганлыгы турында автомобиль йөртүчеләрне ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре сентябрь ае азакларыннан ук кисәтә килә. Шулай булуга да карамастан, безнең киңәш-таләпләрне санга сукмаучылар очраштыргалый әле.
Югарыда телгә алынган һәлакәтләр кабатланмасын өчен, безнең инспекторлар алга таба да тизлек режимын арттыру, каршы як юл тасмасына чыгу кебек юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозуны кисәтү белән бер рәттән, транспорт чараларының техник торышына, шул исәптән көпчәк резиналарының сыйфатына да таләпне көчәйтәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда юлтранспорт фаќигалђре