Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда югары темпларда көзге чәчү эшләре бара

Фәнүс Кәримов КФХ игенчеләре урып-җыю эшләрен кыска срокта һәм сыйфатлы башкарып чыгу өчен бар тырышлыкларын куя. Бүгенге көндә көзге культуралар тулысынча җыелып бетте. Гектарыннан 30 ар центнер чыккан иген уңышы күңелләргә шатлык өсти. Уңышка нигез көздән үк салына. Биредә бу хакыйкатьне яхшы аңлап эш итәләр. Барлык агротехник таләпләрне саклап, сыйфатлы...

Фәнүс Кәримов КФХ игенчеләре урып-җыю эшләрен кыска срокта һәм сыйфатлы башкарып чыгу өчен бар тырышлыкларын куя. Бүгенге көндә көзге культуралар тулысынча җыелып бетте. Гектарыннан 30 ар центнер чыккан иген уңышы күңелләргә шатлык өсти.

Уңышка нигез көздән үк салына. Биредә бу хакыйкатьне яхшы аңлап эш итәләр. Барлык агротехник таләпләрне саклап, сыйфатлы итеп туңга сөрү эшләре башкарыла. "К-700" тракторында җир эшкәртүче Закир Хаҗишин акчалата сертификатка ия булды. Шулай ук югары темпларда көзге чәчү эшләре бара.

Бу уңышларның нигезендә, әлбәттә, игенченең тырышлыгы ята. Алар караңгы төнгәчә эшли. Алдынгы комбайнчылар Нияз Абдуллин, Ислам Кәримов, Данил Абдуллинга акчалата сертификатларны да төнлә белән тапшырдык. Бар гомерен җиргә багышлаган баш агроном Баязит ага Гәрәев, хуҗалык җитәкчесе урынбасары Таһир Латыйповны да кайчан барма, басуда очратасың.

Фәнүс Кәримов КФХ хезмәтчәннәре сенаж салу, мал торакларын кышка хәзерләүдә булсынмы, кайда да алдынгылар рәтендә баралар, сынатмыйлар. Алар урып-җыю эшләрен дә иң беренчеләрдән тәмамлар дигән өметтә калам.

Руслан Алкин, хуҗалыкка беркетелгән җаваплы вәкил, федераль казначылык идарәсенең Азнакай бүлеге җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда югары темпларда көзге чәчү эшләре бара