Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда язгы кыр эшләренә әзер түгел хуҗалыкларны кабат тикшерү дәвам итә

Язгы чәчүгә хәзерлекне тикшерү буенча махсус комиссия әгъзалары бу юлы фермер, шәхси җитештерү хуҗалыкларында булдылар, алдагы тикшерүләрдә тәнкыйтьләнгән җирлекләрне дә кабаттан әйләнделәр. - Быел туң юк. Нык кына яңгыр явып, кояш елмайса җир әзер дигән сүз, - ди аксакал, авыл хуҗалыгы ветераны Рудис Сәлахов яшәреп килгән басуларга күз ташлап. Әмма...

Язгы чәчүгә хәзерлекне тикшерү буенча махсус комиссия әгъзалары бу юлы фермер, шәхси җитештерү хуҗалыкларында булдылар, алдагы тикшерүләрдә тәнкыйтьләнгән җирлекләрне дә кабаттан әйләнделәр.


- Быел туң юк. Нык кына яңгыр явып, кояш елмайса җир әзер дигән сүз, - ди аксакал, авыл хуҗалыгы ветераны Рудис Сәлахов яшәреп килгән басуларга күз ташлап.


Әмма шуңа да карамастан, "Иртә әле" - дип бармакка-бармак та сукмаган хуҗалыклар да бар. Мәсәлән, "Чалпы", "Агро ТНГС-И" җәмгыятьләрендә комиссия алдагы атналарда булып, шактый тәнкыйтьләп, киңәшләрен биргән иде. Әмма киңәш-тәкъдимнәр ничек әйтелгән, шулай һавада эленеп калган, ахры. Кабат тикшерү барышында да яхшы якка әлләни үзгәреш күренмәде. Фермерлар арасында да андыйлар юк түгел.


- Без әзер түгел бит әле, - дип каршы алды комиссияне Мәлбагыш фермеры Руслан Хөсәенов та.
Җирдә аунап яткан чәчкечләргә күз төшерүгә үк хәзерлек юк икәнен белеп була.


Бер чыккач, комиссия барысын да күздән кичерде. Мәсгут авылында Басыйр Имамов хуҗалыгындагы фермада көр, чиста малларны күреп, сокланмый мөмкин түгел. Сөтлебикәләр көненә 16шар литр сөт бирә. Инвесторлар, зур хуҗалыкларның да "борынына чирткән" фермер.


Чалпыдан яшь фермер Дамир Динмөхәммәтовның да киләчәге өметле. Техника, агрегатлар язгы чәчүгә ныклап әзерләп куелган, яшь механизатор егетләр "Эшлибез!" - дип торалар.


Айрат Габдрахманов хуҗалыгында язгы чәчүгә хәзерләнеп куелган туфрак эшкәртү, чәчү агрегетлары көлеп каршы алды:


- Техникабыз әзер, симәнә җитәрлек дәрәҗәдә. Механизаторларыбыз бар, - ди фермер. - Мин күп җир алып, аны көчәнеп эшкәртү ягында түгел, булганын җан җылысы белән яхшылап тәрбияләү шарт. Җиргә кадер кирәк. Шулай булганда гына, уңышка ирешергә була.


Районыбызда иң беренчеләрдән булып фермерлык эшчәнлеген башлап җибәргән, Россия күләмендәге бәйгеләрдә алдынгы урыннарны алган тәҗрибәле фермер белми әйтмәс. Әлеге сүзләрне үз мөмкинлеген белмичә, күпләп җир алып, анда чүп үстерүче фермерлар колагына җиткерәсе иде.


Шунысын да ассызыкларга кирәк, бүген шәхси җитештерү хуҗалыкларына җиңел түгел, шуңа да очрашу вакытында фермерлар комиссия әгъзаларына техника, агрегатларның җитмәве, кредит, субсидия алу һәм башка мәсьәләләрдә үзләрен борчыган сорауларын җиткерергә ашыктылар. Комиссия рәисе муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәммәсен игътибар белән тыңлап, мөмкинлекләрне табарга ышандырды.


Апрель аена да кердек. Чәчүгә санаулы гына көннәр калып килә. Әзер түгел хуҗалыкларны кабат тикшерү дәвам итә.


Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда язгы кыр эшләренә әзер түгел хуҗалыкларны кабат тикшерү дәвам итә