Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда язгы кыр эшләренә хәзерлекне тикшерүгә юнәлдерелгән семинар узды

Азнакайда шәхси эшмәкәр "И.Кәлимуллин крестьян-фермер хуҗалыгы"нда (Әсәй авылы) районның агросәнәгать предприятиеләрендә язгы кыр эшләрендә катнашасы техника, аңа тагылма кораллар һәм орлык материалларын хәзерләүнең торышын ачыклауга һәм бу эшләрне тизләтүгә юнәлдерелгән семинар уздырылды. Мондый киңәшмәнең өченче ел рәттән инде биредә үткәрелүе бер дә гаҗәп түгел. Чөнки хуҗалык быел да расланган графикны...

Азнакайда шәхси эшмәкәр "И.Кәлимуллин крестьян-фермер хуҗалыгы"нда (Әсәй авылы) районның агросәнәгать предприятиеләрендә язгы кыр эшләрендә катнашасы техника, аңа тагылма кораллар һәм орлык материалларын хәзерләүнең торышын ачыклауга һәм бу эшләрне тизләтүгә юнәлдерелгән семинар уздырылды.

Мондый киңәшмәнең өченче ел рәттән инде биредә үткәрелүе бер дә гаҗәп түгел. Чөнки хуҗалык быел да расланган графикны ун көнгә узып һәм районда гына түгел, республикада да беренчеләрдән булып, барлык төр тракторларына, аларга тагыла торган арбаларга дәүләт техник каравы уздырды.

-Бездә барлыгы 19 көпчәкле һәм чылбырлы трактор техникасы бар, - ди КФХ җитәкчесе Илнур Кәлимуллин. - Шуларның, терлекчелек фермасына хезмәт күрсәтә торган ике "МТЗ"дан кала, барысы да басуга чыгарга әзер. Тракторларыбыз яхшылап ремонтланган, буялган. Чәчкеч агрегатлары, башка төр тагылма коралларыбыз да карап-көйләп куелган.

Фермер сүзләренә караганда, техниканы сафка бастыруны хуҗалыкта көзге кыр эшләре төгәлләнү белән үк башлаганнар. Берьюлы ике - хуҗалык управляющие һәм инженер вазифаларын да башкаручы Шамил Исхаков җитәкчелегендә һәм машина-трактор мастерское мөдире Нәсим Гарифуллин ярдәмендә барлык төр техника, тагылма коралларны төзекләндерү чараларын механизаторлар үзләре күргәннәр.

Өстәвенә, ике "ДТ-75", өч "МТЗ" тракторына капиталь ремонт үткәргәннәр. Әлеге эшләрне уңышлы башкарып чыккан тәҗрибәле механизаторлар, үзләрен чын җир уллары итеп таныткан Рифкать Бәдретдинов, Равил Әмиршин, Флорис Низаев, Азат Җәләев, Мөнир Гәрәйшин, Айрат Гобәев, алар белән янәшә эшләүче яшьләр Данил Фазлыев һәм Илназ Камилов исемнәрен мактап телгә алды җитәкче.

Фоторепортаж - http://vk.com/album-55840657_190426174

Сакчыллык максатыннан, кыш айларында мастерскойны утын белән җылытуга күчергәннәр. Шуның нәтиҗәсендә дүрт айда газга түләү өчен китәсе 170 мең сум акчага экономия ясаганнар.

..."И.Кәлимуллин КФХ"сы базасында уздырылган район семинарына килгән агросәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, инженерлары, агрономнары, күзәтчелек итү, ярдәм күрсәтү өчен хуҗалыкларга билгеләнгән администрация, ветераннар советы вәкилләре, биредәге механизаторлар алдында язгы кыр эшләренә хәзерлек һәм аны кыска вакыт эчендә уздыру турында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов, җир эшкәртүдә, үсемлекләрне өстәмә тукландыруда, чәчүдә катнашасы агрегатларны, тагылма коралларны көйләү һәм куллану буенча идарәнең җитештерү-механизация бүлеге консультанты Наил Ситдыйков чыгыш ясады. Авыл хуҗалыгы тракторларына еллык дәүләт техник каравы уздыру таләпләре белән "Гостехнадзор"ның Азнакай районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы Альберт Фахразов таныштырды. Орлыкларны чәчүгә хәзерләү, агулау технологияләре буенча "Госсельхозцентр" филиалының Азнакай бүлекчәсе җитәкчесе Фоат Гаделшин үзенең фәнгә нигезләнгән киңәшләрен бирде.

Эшлекле сөйләшүгә Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин йомгак ясады. Чыгышында ул хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә хәзерлеге барышын тирәнтен анализлады. Безнең көньяк-көнчыгыш төбәге климатының үзенчәлеген истә тотып, барлык техниканы, орлык, ашлама, ягулык-майлау материалларын язгы кампания башланганчы ук җитәрлек күләмдә хәзерләп кую зарурлыгын әйтте. Район башлыгы белдергәнчә, хәзерлекне тикшерү комиссиясе якын арада барлык хуҗалыкларны да йөреп чыгачак һәм тиешле нәтиҗә ясаячак.

Киңәшмәдән соң Марсель Шәйдуллин Әсәй авылы хатын-кызлары өчен 8 Март уңаеннан оештырылган тантанада катнашты һәм нәфис затларны бәйрәмнәре белән тәбрик итте.

Наил АБДУЛЛИН, автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда язгы кыр эшләренә хәзерлекне тикшерүгә юнәлдерелгән семинар узды