Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда яшьләр турслеты узды

Яшьләр идарәсе белән Яшьләр үзәге Алферовка авылы янында Мәллә буенда ике көнлек турслет уздырды. Анда предприятие һәм оешмалардан барлыгы 8 команда катнашты. Алар чатыр кору, учак ягу, казан асу, җәяүле туризм техникасы буенча осталыкта көч сынаштылар. Гомумкоманда зачетында беренчелекне һәм кубокны - "Азнакайнефть" идарәсе, икенче урынны - җылылык челтәре предприятиесе,...

Яшьләр идарәсе белән Яшьләр үзәге Алферовка авылы янында Мәллә буенда ике көнлек турслет уздырды. Анда предприятие һәм оешмалардан барлыгы 8 команда катнашты. Алар чатыр кору, учак ягу, казан асу, җәяүле туризм техникасы буенча осталыкта көч сынаштылар.

Гомумкоманда зачетында беренчелекне һәм кубокны - "Азнакайнефть" идарәсе, икенче урынны - җылылык челтәре предприятиесе, өченче урынны Чемодурово авылы яшьләре яулады.

Мәшгульлек үзәге белгечләре мобиль офис белән килеп, "Дөрес һөнәр сайлау" дигән темага анкеталаштыру оештырдылар.

Әлбәттә, яшьләр булган җирдә уен, җыр, бию булмый калмый. Төнге учак ялкыны күңелләргә тагын да дәрт, беләкләргә көч-егәр өстәде.

- Турслетны оештыручыларга ихластан рәхмәт! Бу ике көн искиткеч узды. Җәй, саф һава, позитив кешеләр белән аралаштык. Суга кермичә йөзәргә өйрәнеп булмый диләр. Туризм белән дә шулай. Башына нигез салынды, дәвамын көтәбез! - дип, җылылык челтәре предприятиесеннән яшьләр лидеры Рәмис Җәләев социаль челтәрдә алган тәэсирләрен уртаклаша.

Чара ахырында барлык җиңүчеләргә акчалата бүләкләр тапшырылды. Яшьләрнең үз эшләрен генә түгел, ә спортны яратулары, сәламәт яшәү яклы булулары да куандырды.

Светлана ШӘРИПОВА,

Яшьләр үзәге директоры урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда яшьләр турслеты узды