Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда яшәүче икәү чит кеше машинасы түбәсенә менгән өчен штрафка тартылган

Безне кечкенәдән тирә-юньдәгеләргә карата игътибарлы булырга, кылган гамәлләребезнең башкаларга зыян салмаска тиешлегенә өйрәтеп үстерәләр. Суд скәмиясенә утырган әлеге яшьләргә, күрәсең, бу сыйфатларны сеңдермәгәннәр. Үз кылганнарыңа ваемсызлык, җиңел караш, уйламыйча эшләү, сүз дә юк, беркайчан да яхшыга китерми. Узган елның октябрь кичләренең берсендә район эчке эшләр бүлегенең дежур частенә шәһәр читендә...

Безне кечкенәдән тирә-юньдәгеләргә карата игътибарлы булырга, кылган гамәлләребезнең башкаларга зыян салмаска тиешлегенә өйрәтеп үстерәләр.

Суд скәмиясенә утырган әлеге яшьләргә, күрәсең, бу сыйфатларны сеңдермәгәннәр. Үз кылганнарыңа ваемсызлык, җиңел караш, уйламыйча эшләү, сүз дә юк, беркайчан да яхшыга китерми.

Узган елның октябрь кичләренең берсендә район эчке эшләр бүлегенең дежур частенә шәһәр читендә яшәүче берәү шалтыратып, машиналар торган җирдә автомобильләр түбәсендә яшьләрнең сикерешүе турында хәбәр итә. Шунда ук урынга чыккан оператив төркем 19 һәм 20 яшьлек егетләрне тоткарлый. Зарипов һәм Галимов элегрәк тә җинаять җаваплылыгына тартылган булган. Шәһәрнең шәхси гаражларыннан әйбер урлашкан өчен ул чакта суд аларга закон нигезендә шартлы җәза биргән. Әмма бу аларга сабак булмаган, туры юлга басасы урынга, янә җинаять кылалар.

Ул көнне алар кичен очрашып, исерткеч эчемлек ала һәм шәһәрнең бер автостоянкасына керәләр. Эчеп алгач, "кан кызып", күңел ачып алырга булалар. Галимов машинаның башта өстенә, аннан түбәсенә менә, дустына үзен фотосурәткә төшерергә куша. Аннары машина өстенә Зарипов менеп китә... Нәтиҗәдә өч автомобильгә зыян салына.

Полиция бүлегенә китерелгән егетләр үз гаепләрен танып, ни кылуларын сөйләп бирәләр. Әмма моңа нәрсә этәрүен, сәбәбен генә аңлата алмыйлар.

Әлеге күңел ачу аларга 35 мең сумга төшә - салынган зыян нәкъ шул суммада билгеләнә. Хулиганлык ниятеннән аңлы рәвештә кылынган бу җинаять өчен суд шешәдәшләрне тагын шартлы җәзага тартты. Әмма үз-үзләренә дөрес нәтиҗә ясап, кылганнары өчен үкенү кичермәсәләр, егетләр янә суд скәмиясенә утырмас, дип әйтеп булмый.

Гөлнара Шакирова, судья ярдәмчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 35 меңлек “сурәт”