Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда яшәүче диңгезчеләр Татастан мәйданында очрашты

Элеккерәк елларда июльнең соңгы якшәмбесендә - Хәрби Диңгез Флоты көнендә - Тын океан флоты ветераны Әсгать ага Каһировның 1нче Май урамындагы йорты каршындагы флагштокка хәрби-диңгез флагын күтәрү, запастагы һәм ветеран диңгезчеләрнең үзара аралашуы, истәлекләр белән уртаклашуы белән үтә торган бәйрәм өченче ел рәттән инде гомумшәһәр чарасына әйләнде. ...Искәргәнегез бардыр -...

Элеккерәк елларда июльнең соңгы якшәмбесендә - Хәрби Диңгез Флоты көнендә - Тын океан флоты ветераны Әсгать ага Каһировның 1нче Май урамындагы йорты каршындагы флагштокка хәрби-диңгез флагын күтәрү, запастагы һәм ветеран диңгезчеләрнең үзара аралашуы, истәлекләр белән уртаклашуы белән үтә торган бәйрәм өченче ел рәттән инде гомумшәһәр чарасына әйләнде.

...Искәргәнегез бардыр - Сабан туе вакыты якынлашуын ниндидер бер эчке тоемлау белән сизгән чабышкы ат ул мизгелләрдә үзенә урын таба алмый габасалана. Һөнәри бәйрәм якынлашканда диңгезче ир-егетнең күңеле дә нәкъ шул чабышкы халәтенә әйләнә - йөрәгендә диңгез ярсуы уяна: кайчандыр флоттан киеп кайткан, инде шактый тараерга, уңарга өлгергән, шулай да кадерләп саклаган, елына бер тапкыр - тантана көнендә генә кия торган формасын барлый, тельняшка, бескозыркасын тәртипкә китерә...

28 июль иртәсендә шәһәрнең Татарстан мәйданы һәр диңгезченең күңеленә мәңгелеккә сеңгән "Славянканың хушлашуы", "Варяг", башка хәрби җыр-маршларның җилкендергеч авазларына төренгән иде. Зур җыен башланырга әле шактый вакыт калса да, СССР, Россия Хәрби-диңгез флаглары күтәргән егерме яшьтән алып сиксәнен күптән узып киткән йөздән артык тельняшкалы, бескозыркалы диңгезчеләр төркеменең дәртле авазыннан мәйдан гөрләп торды. Аралашалар, танышалар, флотта узган яшьлек елларын сагынып искә алалар. Араларында дизель һәм атом су асты көймәләрендә хезмәт иткән подводниклар да, су өсте корабльләрендә диңгез-океаннарны гизгән матрос-старшина, мичман-офицерлар да, диңгез пехотасы, авиациясе, чик сакчылары, яр буе гаскәрләре вәкилләре дә бар.

Ветераннар арасында иң өлкәне - 82 яшьлек, моннан ярты гасырдан артыграк элек Дунай флотилиясенең бронекатерлар гвардия дивизионында өлкән моторист булган өлкән матрос Илдус ага Ханнанов. Парадка аның ел саен тулы хәрби формада килүе карт диңгезчегә карата күңелдә соклану катыш ихтирам уята.

...Билгеләнгән вакыт килеп җитте. Флоттагыча дүртәр рәткә тезелгән диңгезчеләрнең тигез сафы, флаглар һәм марш фанфаралары астында, митинг узасы Җиңү мәйданына юл тота. Биредә Яшьләр эшләре идарәсе һәм Яшьләр үзәге хезмәткәрләре тантананы лаеклы уздыру өчен бөтен шартларны да тудырган.

Митингны Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов ачты һәм диңгезчеләрне район башлыгы Марсель Шәйдуллин, депутатлар корпусы исеменнән тәбрик итте. Төбәгебезнең икътисадын үстерүгә, яшьләрне ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүгә керткән өлешләре өчен сигез ветеранга район башлыгының Рәхмәт хатларын бирде, кул сәгатьләре бүләк итте.

Диңгезчеләрне флот көне белән ТР Хәрби комиссариатының Азнакай бүлеге начальнигы Рәдиф Камалеев котлады.

Ветераннарның "Адмиралъ", яшүсмерләрнең "Варяг" патриотик тәрбия клублары җитәкчеләре Артур Хафизов һәм Дамир Минһаҗев хәрәкәт активистларына тельняшка-майкалар тапшырды.

Бөек Ватан сугышында һәм тыныч вакытта хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган диңгезчеләрне бер минутлык тынлык белән искә алганнан соң, ике һәйкәлгә дә Хәрби Диңгез флаглары сурәте төшерелгән веноклар куелды.

Бәйрәмнең икенче өлеше Татарстан мәйданындагы зур концерт, диңгезчеләр, тамаша кылырга килүчеләр катнашындагы җыр-биюләр белән узды.

Наил АБДУЛЛИН, диңгезче-подводник, I статьялы старшина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда яшәүче диңгезчеләр Татастан мәйданында очрашты