Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда яңа "Дуслык" микрорайоны булачак

Бу хакта тулырак мәгълүмат бирүен сорап, район башкарма комитетының архитектура һәм ЖКХ бүлеге җитәкчесе - баш архитектор Сиринә Шәрәфетдиновага мөрәҗәгать иттек. - Сиринә Фәвадисовна, яңа микрорайон кайда булачак һәм анда нинди типтагы йортлар төзү каралган? - Азнакай шәһәренең 2007 елда расланган генераль планы нигезендә шәһәр башкарма комитетының 2012 елның 10...


Бу хакта тулырак мәгълүмат бирүен сорап, район башкарма комитетының архитектура һәм ЖКХ бүлеге җитәкчесе - баш архитектор Сиринә Шәрәфетдиновага мөрәҗәгать иттек.
- Сиринә Фәвадисовна, яңа микрорайон кайда булачак һәм анда нинди типтагы йортлар төзү каралган?
- Азнакай шәһәренең 2007 елда расланган генераль планы нигезендә шәһәр башкарма комитетының 2012 елның 10 сентябрендә узган утырышында яңа микрорайон проектын планлаштыру турында карар кабул ителгән иде. Бу мәсьәлә буенча шул ук елны гавәми тыңлаулар уздырылды. Аның нәтиҗәләре буенча проектка төзәтмәләр кертелде.
Яңа "Дуслык" торак йортлар микрорайоны элекке "Дуслык" бакчачылык ширкәте биләмәсендә булачак. Бүгенге көндә ширкәт эшләүдән туктаган. Агач һәм бакча участокларының, "Дача амнистиясе турында"гы закон һәм суд карары нигезендә рәсмиләш-терелгәннәреннән тыш, барысы да диярлек ташландык хәлдә.
Яңа микрорайондагы йортларның бер өлеше утар тибында, калганнары күпкатлы булачак дип фаразлана. Планлаштыру проекты нигезендә торак районы яшәү урыны, җәмәгатьчелек корылмалары, рекреация, урам-юл челтәре, инженерлык корылмалары, махсус юнәлештәге яшелләндерү биләмәләрен үз эченә алачак.
Капиталь төзелеш объектларына килгәндә, биләмәдә 165 азкатлы йорт, 6дан 9 сутыйга кадәр җир мәйданы булган 147 шәхси йорт булачак. Моннан тыш, блоклаштырылган төзелеш өчен 18 участок бирү, биш катлы күпфатирлы йортлар төзү дә каралган.
- Яңа районны социаль-мәдәни, хезмәт күрсәтү объектларыннан тыш күзаллау кыен...
- Халыкка хезмәт күрсәтү нормативы чикләрен исәпкә алып, биредә балалар бакчасы төзү фаразлана. Нефтьчеләр урамының дәвамы булган юл буенда сәүдә комплексы, проект карарын гавәми тыңлаулар вакытында халыктан кергән тәкъдимнәрне исәпкә алып, шунда ук чиркәү һәм күпфункцияле хезмәт күрсәтү үзәге төзү планлаштырыла.
- Бүгенге көндә бакча биләмәсен урталай бүлеп югары көчәнешле электр линияләре үтә. Алар өстәмә проблема тудырмасмы?
- Аннан узучы җир асты инженерлык коммуникацияләре - канализация, элемтә линияләре челтәре зур түгел. Ә инде микрорайон биләмәсе аша көньяк-көнбатыштан төньяк-көнчыгышка узучы электр линияләренә килгәндә, алар өчен техник коридор булдыру күздә тотыла.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Наил МАЛИКОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин рәислегендә узган иҗтимагый һәм шәһәр төзелеше с...